Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Суфия Нигъмәтҗанова: “Улым кайткан кебек тоела”

15 февраль көнне совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгарылуына быел 27 ел тулды.

Гадәттә, әлеге датаны кемнәр утлы әфган юлыннан үткән һәм кемнең язмышы шушы илдә барган вакыйгалар белән бәйле, шулар билгеләп үтә. Әмма бу көн Ватан, Намус, Бурыч төшенчәләрен изгегә санап яшәүче һәрберебез өчен дә аеруча мөһим.
15 февраль көнне әфганчы-интернационалистлар үзләренә генә хас бәйрәм тантанасына җыелдылар. Районыбыз җиреннән бу канкойгыч дәһшәтле сугышка 173 кеше китә, бүгенге көндә аларның 117е Балтачта яши, ә 32се вафат. Тантанага җыелганнар иң элек һәйкәлгә венок куйдылар. Сугышта һәлак булган, кайткач вафат булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм алар истәлегенә куелган мемориаль такталарга чәчәкләр салдылар. Әфганчыларыбызның аннан соң колоннага тезелеп, бистәнең үзәк урамы буйлап "Батырлар аллеясы"на юл алды. Биредә шулай ук һәйкәлгә венок кую тантанасы булды.

Әлеге чарада ел саен катнашучы Яңгул авылыннан Суфия апа Нигъмәтҗанова: "Мин инде озак еллардан бирле шушы көнне көтеп алам. Әлеге егетләр арасында 21 яшендә гүр иясе булган улым Айрат та бардыр кебек тоела... Һәр ел саен аның белән бергә сугышта катнашкан егетләрне күрү минем өчен бер тантанага тиң. Улыбыз 1987 елның 1 июнендә Әфган сугышыннан яраланып кайтты. Исән кайтса да, савыга алмады - 18 сентябрьдә вафат булды. Тормыш иптәшем Гаривҗан белән минем өчен 15 февраль - Хәтер көне ул ", - дип хис-кичерешләре белән уртаклашып.
Җәмәгать эшләрендә актив катнашулары өчен һәм совет гаскәрләрен Әфганстан Республикасыннан чыгарылуын билгеләп үтелү уңаеннан, Әфганстандагы хәрби хәрәкәт ветераннары Советы әгъзалары Хәлил Исеев, Рәис Вәлиев, Рафаэль Шакиров Балтач муниципаль районы башлыгының Рәхмәт хаты белән ия булды.
Фотоларны тулы күләмдә фотогалереяда карагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250