Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сугыш һәм сугыш арты елларында бабаем Гафиятулланың күргәннәре.

Әбиемнең әтисе Төхфәтуллин Гафиятулла 1912 нче елның 12 нче сентябрендә Куныр авылында туган. 1940 нчы елда хәрби хезмәткә алынган. Манчжуриядә Япония милитаристларына каршы барган сугышта катнашкан.

Дөньяны тетрәткән Бөек Ватан сугышында бабаемның сугыш юллары бик озын. Гафиятулла бабай 277 нче Кызыл Байраклы Кутузов һәм Суворов орденлы Раславльская дивизиясе составында сугышкан. Харьков, Чугуев, Купянск, Сталингард шәһәрләрен, Калуга һәм Смоленск өлкәләрен азат иткән.
1943 нче елның февралендә аягы яраланып госпитальгә эләккән. Аякка басуга, яңадан сугыш кырларына киткән. Ә 1944 нче елның мартында кул бармакларын өздергәч, хәрби хезмәткә ярамый дип, Ленинград өлкәсенә почта ташырга җибәргәннәр.
Блокада вакытында Ленинградны дөнья белән тоташтырган Ладога күле аркылы салынган сукмакны бабай күпме үткәндер!? "Сугыш кырларында ятып калган ун солдатка бер солдат кайтты", - дип сөйләгән ул.
Гафиятулла бабай сугыш кырларында күрсәткән батырлыклары өчен "Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә Ордены" һәм күп кенә медальләр белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң ач, ялангач, җимерек илне күтәрүдә Гафиятулла бабай зур хезмәт куйган: колхозда председатель, ферма һәм амбар мөдире, төзүче булып эшләгән.
93 яшендә дә бабай илебездә барган вакыйгалар белән кызыксынып газет - журналлар укыган, телевизор караган. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр данлыклы 277 нче дивизиянең Ветераннар Советы белән элемтәдә торган. Аның тормыш юлы безнең өчен үрнәк.
Ә әбиемнең әнисе Кадимә Ширияздан кызы тылдагы фидакарь хезмәте өчен "За доблестный труд в Великой Отечественной Войне 1941 - 1945г." медале белән бүләкләнгән. Әбием белән бабаем 54 ел бергә гомер итеп, 6 бала үстергәннәр.
Сугыштан соң, 1946 нчы елда туган Тәгъзимә әбием халык кичергән авырлыкларны сөйләп бетерә алмый: күтәртмәле чабата белән тубыктан пычракка бата - бата сукалаган җирдән черегән бәрәңге җыюлар, онга кушып ипи пешерергә кулларны каната - каната бәрәңге кырулар, чабагач белән алабута сугулар, яз көне басулардан эскерт төпләрен эзләп, җилкәгә күтәреп салам ташулар, җәй җитсә, "уфалла" арбасы белән печән әзерләү... Болар барысы да сугыштан соңгы балалар язмышы.
Әбием сугыш чоры каһарманнарын хәтерендә яңартып, һәр намаздан соң алар рухына дога кыла: "И, Раббым! Илләргә, көннәргә, дөньяга тынычлык бир, ачлык, ялангачлык, сугыш афәтләре күрсәтмә", ди.
Ринат Сәгтдинов,
Куныр урта мәктәбенең
4 нче сыйныф укучысы.
Фото: https://lib.vsu.ru/?p=1&t=8

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250