Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тарих елъязмасы китапларда.

Мәкаләмдә төрле китаплардан алынган язмалар тупланды. Андый китапларның барлыгын райондашларыбызның һәрберсе белмидер, мөгаен, белсеннәр әйдә, дигән фикердән чыгып эшләнде бу.

"Кайгылы гаилә гимны" дип исемләнгән өземтәне Казанның 18нче шәһәр хастаханәсе баш табибы Рөстәм Сәйфулла улы Бакиров һәм аның дуслары язып чыгарган, Рөстәм әфәнденең туган авылы, аның тарихы, танылган кешеләре турындагы "Безнең тамырлар - Бизнәдә!.." исемле китаптан алдым. Мәкаләне күптән түгел мәрхүм булган шәп тарихчы һәм әдип Әнвәр Хәйри (искиткеч җырчы Айгөл Хәйринең әтисе) язган. Язманың Балтач районына бәйләнешен укучы үзе аңлар, дип уйлыйм.
Ә "Сугыштан соңгы елларда" дигән өземтә Казанда яшәүче якташыбыз, сугыш һәм танылган хезмәт ветераны Әгъләм Камаловның "Тормыш юллары катлаулы..." исемле китабыннан алып урнаштырылды.
Сәрдегән егете Харис Әшрәфҗановның сәхнәләрдә "Кара урман"нарны җырлаган чагын хәтерләүчеләр аз түгелдер әле. Аның җырлавын Татарстан китап нәшриятындагы хезмәттәше (Харисыбыз анда ун еллап директор булды), тирән моң шагыйре мәрхүм Харрас Әюп тә яраткан икән. Яратып кына калмаган, тирән мәгънәле гүзәл шигырендә мәңгеләштереп тә куйган.
Илдар Юзеевның "Карадуган" шигыре мәшһүр шагыйрьнең илле яшьлек юбилее чорында язылып, газетабызда басылган иде инде. Шагыйрь аны бераз үзгәртеп һәм бер строфа өстәп, томнарына да кертеп калдырган икән. Биредә шигырьнең шул варианты бирелә. Карадуган кешеләренә бер чакыру: шигырьдә язылганнарга лаек булсак иде. Илдар Юзеев кебек шагыйрьләрдән мондый бәя алган авыллар күп түгел алар.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ,
"Хезмәт"нең 34 ел эшләгән журналисты.
"Кайгылы гаилә гимны"
...Кайтыр юлга чыккач, Рөстәм Сәйфулла улы машинасының музыка үзәген кабызып җибәрде, шундук берсеннән-берсе матур татар халык җырлары һәм аларны югары һөнәри осталыкта башкаручы, югары зәвыклы җырчы Хәйдәр Бигичевның көчле тавышы агылды. Хәйдәрнең җырлавын тыңлап, хозурланып кайта-кайта, без, үзебез дә сизмәстән, җыр-музыка сәнгате, аның бүгенге халәте, башкару осталыгы һәм башка нечкәлекләре турында фикер алышуга күчтек.
Баш табиб бу өлкәдә дә зур һәм тирән мәгълүматлы кеше булуы белән мине тагын гаҗәпләндерде. Чын мәгънәсендәге затлы-зыялы кеше менә шундый була инде ул, дип уйлап кына бетергән идем (музыка нигәдер туктап калган иде), гаҗәеп моңлы һәм матур итеп, әле генә Хәйдәр Бигичев башкарган "Керим әле урманнарга" дигән җырны үзе сузып җибәрде.
Мин башта бер мизгелгә аптырап, Хәйдәр җырлый башлады, ахрысы, дип, машинаның музыкаль үзәгенә күз төшердем, юк, ул сүнгән. Питрәч районының Күн авылы яныннан узып барабыз икән, Рөстәм Сәйфулла улы шуңа үзе җыр башлаган икән. Киң диапазонлы, матур тембрлы иркен тавышы белән җиренә җиткереп, тәмен белеп, тиешле бормаларны нәкъ үз урынында алып, бөтен күңелен биреп, бернинди фальш-нотасыз җырлады ул. Мондый җырларны эчендә фәкать чын җаны булган, чиста күңелле кешеләр генә шулай җиренә җиткереп җырлый ала... Йөрәкне җилкендергән бу җыры өчен рәхмәт әйтим, дип аңа борылсам, тирән сагыш, ачы хәсрәт һәм яшь тулы күзләрен күреп, аптырап калдым. Тагын авыр тынлык урнашты. Бераз баргач, машинасын әкренәйтә төшеп, сүз башлады:
- Әнвәр абый, моның минем өчен һәм минем барлык туганнарым өчен нигә бик кадерле җыр икәнен беләсеңме? - диде.
- Белмим шул.
- Менә бу Күн авылында минем Рафаэль исемле бертуган энем колхоз рәисе булып эшләгән иде. Ул - шулкадәр булдыклы кеше иде, кыска гына вакыт эчендә халык ихтирамын яулады, аңа киләчәктә бик зур өметләр баглыйлар иде. Халыкка итәгатьле һәм ярдәмчел булды. Менә шул энекәшем - эшләре чыгып, Альфред абыем белән Түбән Кама шәһәренә килгәндә, машинасы белән юл фаҗигасенә очрап, ашыгыч ярдәм машинасы белән Алабуганың шәһәр хастаханәсенә алып киткәннәр.
Түбән Камага хәбәр килеп ирешүгә, мин вертолет белән Алабугага төшеп, энем янына ашыктым, ләкин аның йөрәге туктаган иде инде. Бик авыр хәлдә китергәннәр, ярдәм күрсәтелмичә озак ятканга кан күп югалткан булган, күпме кешене теге дөньядан кайтарып та, үз энемә булыша алмадым. Ә Альфред абыйны Түбән Камага алып кайтып, үлемнән коткарып калдык...
Шул энекәшем әлеге "Керим әле урманнарга" дигән җырны шулкадәр яратып, җиренә җиткереп, Хәйдәр Бигичев кебек матур итеп җырлый иде. 30 яшен генә узып киткән имәндәй нык, сабан туйлары батыры, әзмәвер кебек ир үзенең өзелеп яраткан хатынын, кадерләп үстерә торган улын калдырып, җир куенына кереп ятты. Безгә аның җыры гына калды. Ул җыр исән калган биш туганның кайгылы гаилә гимнына әйләнде. Шуңа күрә, Күн авылы яныннан үтәргә туры килгәндә, бу җыр әллә ничек кенә, үзеннән-үзе килеп чыга...
Сугыштан соңгы елларда
...Бер мәлне үзебезнең Алан авылына кибетче кирәк булгач, миңа мөрәҗәгать иттеләр. Риза булып, салкын таш кладовойны 7 мең сум товар белән кабул итеп алдым. Җәйгә кадәр биш ай тирәсе эшләгәч, мине Яңгул сельпосына, төп кибеткә мөдир итеп чакырдылар. Аңа да каршы килмәдем.
Шулай итеп,бөтен гомеремне диярлек кооперация системасына багышлавымны сизми дә калдым. Илдә акча реформасы булганнан соң карточка системасы да бетерелгәч, товар эшләп чыгару чын-чынлап кызу темп алды. Көн саен диярлек яңа товарлар кайтарыла, өс һәм аяк киемнәре, хуҗалык әйберләре, икмәк, кондитер товарлары арта башлады.
Дәртләнеп кенә эшләгәндә, тагын ярты елдан, сельпо рәисе итеп сайлап куйдылар. Сельпо ташландык хәлдә диярлек иде: аты юк, бухгалтеры юк, берничә кибете ябык тора, утын әзерләнмәгән. Кыенлыктан чыгу өчен бик күп чабарга туры килде. Ат сорап колхоз идарәләрендә төнге 12ләргә кадәр утырулар, МТС һәм колхозлар белән уртак тел табып товар ташулар эзсез үтмәде, эшебез юлга салына башлады. Ат та алдык, хисапчы да таптык, кибетләр дә ачтык. Товар бәяләре елына икешәр тапкыр төшә иде. Ай саен планнар үтәлә, квартал саен Татпотребсоюзның Күчмә Кызыл Байрагы безнең районда. 1950 елда Центросоюздан да Мактау грамотасы алдык.
Бераздан мин - райпотребсоюз идарәсе рәисе. Балтачка күчеп, ике бала, хатын һәм әни белән бер хуҗалыкның буш бүлмәсенә урнаштык. Кыш та җитте, ә өйгә ягарга утын юк. Хатыным Разия белән төнлә машина яллап, 12 чакрымдагы урманнан каен утыны кисеп алып кайттык. Элекке рәис колхозларның, башка оешмаларның ышанычын акламаган, буш вәгъдәләр белән сәүдәгәрләрнең абруен нык төшергән булган. Шунлыктан миңа шактый кыенга килде. Үзәктәге колхоз рәисе Кадыйров хәтта: "Квартирыгызны колхоз җиреннән алыгыз!" - дип җикеренде. Бәлки миңа артык яшь дип караганнардыр. Яшь булсам да, фронт юлларын кичеп кайткан идем бит инде. Бер елдан Татпотребсоюз коллективыбызның эш тәҗрибәсен, фотолар белән бизәп, зур плакат итеп чыгарып бөтен республикага таратты.
И эзләрсез әле...
Харис җырлаганда
"Кара да гына урман, караңгы төн..." -
Кем баласы урман эчләрендә?
Төнгә каршы кая бара болай,
Ни гомерләр җырга күчкәненә?
Урман эчләрендә кем ярасы? -
Кагылмагыз берүк, сорамагыз.
Ил кадәрле ил имгәнгән чакта,
Берьялгызы сызлар бу ярагыз...
Җан ачысы белән кычкырасы -
Урман эчләрендә урман икән.
Карурманнар булып, башкайларны
Заманалар көтеп торган икән!
Агачлардан агачларга сугыл:
Тып-тын калып тыңлар алар сине.
Булыр әле илләрнең дә, бәлки,
Үз баласын берәр аңлар көне.
Төнгә каршы кая бара болай? -
Кайгыларга кабат сала безне.
И эзләрсез әле
Урманнарда
Адаштырып киткән балагызны...
Карадуган
Тумасам да Карадуганда,
Охшап киттең якын туганга.
Тагын ярты гасыр яшәп була
Сезнең кебек дуслар булганда!
Өлкәнәеп бераз бөгелсәм дә,
Мин сүз бирәм сезгә бүгеннән:
Карадуган кебек булырмын мин,
Кара дуга кебек бөгелмәм!
Кайчак чана кебек бөгелсәм дә,
Туктап калмам, алга шуармын,
Яңа туган сабый карамадай,
Һәр январьда кабат туармын!
Үз баласы сыман якын иткән
Балтачтагы Карадугандыр,
Мин буранлы салкын кышта туган,
Сезгә охшауларым шуңадыр.
Башны бераз җиргә иеп узсам,
Танымыйча карап калырсыз.
Яшьлек кебек моңлы,кыңгыраулы
Дәртле җырларымнан танырсыз...
Фото: http://www.azatliq.org/content/article/25253126.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250