Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Татфондбанк»: кече бизнеска — зур мөмкинлекләр

Ничек тиз һәм бизнеска аз процент белән кредит алырга? Түләүләр тиз арада үткәрелә торган банкны ничек табарга? Әлегә үзеңә кирәк булмаган акчалардан ничек табыш алырга? Бу сорауларга җаваплар бик күп эшмәкәрләрне кызыксындыра. Татарстанның иң зур банкларының берсе - «Татфондбанк» нәрсә тәкъдим итә ала? «Татфондбанк»ның Балтачтагы өстәмә офисы җитәкчесе Айдар Гыйльмуллин...

Ничек тиз һәм бизнеска аз процент белән кредит алырга? Түләүләр тиз арада үткәрелә торган банкны ничек табарга? Әлегә үзеңә кирәк булмаган акчалардан ничек табыш алырга? Бу сорауларга җаваплар бик күп эшмәкәрләрне кызыксындыра. Татарстанның иң зур банкларының берсе - «Татфондбанк» нәрсә тәкъдим итә ала? «Татфондбанк»ның Балтачтагы өстәмә офисы җитәкчесе Айдар Гыйльмуллин белән без шул хакта әңгәмә кордык.

- Айдар Габдулхәбирович, кече бизнеска «Татфондбанк» бүген нәрсә тәкъдим итә ала?

- Без кече һәм урта бизнес ихтыяҗларын яхшы беләбез, шуңа хезмәттәшлекнең иң уңайлы шартларын тәкъдим итәбез. Кече бизнеска аз процентлы акча, тиз хезмәт күрсәтү һәм депозитлар (кыйммәтле кәгазьләр) буенча табыш кирәк. «Татфондбанк» боларның барысын да тәкъдим итә ала. Билгеләп үтәм, без клиентлар белән намуслы эш итәбез, шуңа кредит әйләнешләре буенча бернинди өстәмә комиссияләр алмыйбыз.

- Еш кына эшмәкәр яки фирманың счетындагы әйләнештәге акчалары җитәрлек булмый, ә товар биреп торучы белән исәп-хисап ясарга, бизнесны җәелдерергә, мәсәлән, станоклар яки кибеткә кәгазьләр сатып алырга акча кирәк. Бу максатларда банк акча бирәме?

Чыннан да әйләнештәге акчаларның җитмәве еш очрый торган күренеш. Иң мөһиме - акча монда тиз һәм аз процент белән кирәк. Бу максатларда без «Овердрафт» һәм «Әйләнештәге акчалар» программала­рын тәкъдим итәбез. «Овердрафт» программасы буенча кредитларны залогсыз бирәбез. Бизнесны җәел­дерү өчен бездә «Бизнесны җәелдерү» махсус кредиты бар. Бу программа нигезендә акчаны озак вакытка бирә алабыз. Кредит буенча тәэмин итүче сыйфатында күчемсез милек, транспорт, җиһаз (шул исәптән сатып ала торганы да) була ала.

- Россиядә бизнес структурасында байтак өлешне сәүдә предприятиеләре били. «Татфондбанк»та шушы категория клиентларына махсус кредитлар бармы?

Россия Федерациясе территориясендә теркәлгән барлык юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләрнең 40 проценттан артыгы күпләп-ваклап сату предприятиеләре булуын исәпкә алып, «Татфондбанк» аларга кре­дитның махсус шартларын тәкъдим итә. Әлеге категориягә кергән клиентлар өстәмә акчага аеруча еш мохтаҗ булалар һәм банкка мөрәҗәгать иткәндә еш кына залог сыйфатында тәкъдим итү өчен күчемсез милек һәм җиһаз булмау кебек проблема белән очрашалар. Безнең банк әйләнештәге товарларны 100 процент залогка салып, кредит тәкъдим итәргә әзер.

- Билгеле булганча, вакыт - акча. Кредитны кыска вакыт эчендә алырга момкинме?

Әйе, без бирү вакыты 3 көннән 5 көнгә кадәр булган «Микрокредит» тәкъдим итә алабыз. Бу программа буенча кредит залогсыз бирелә. Клиентларга уңайлы булсын өчен «Микрокредит»ны бер тапкыр да һәм кредит линиясе рәвешендә дә алырга мөмкин.

- Нәтиҗәле бизнес өчен акча гына түгел, тиз арада исәп-хисап касса хезмәте күрсәтү дә кирәк. «Татфондбанк»та бу эш ничек куелган?

- Барлык түләүләрне дә без түләү кәгазе кергән көнне үткәрәбез. Нәкъ менә шуңа күп эшмәкәрләр безнең банкка киләләр. Исәп-хисап счетын без хәтта «исәп-хисап счетын экспресс-ачу» хезмәте кысала­рында клиент янына урынга чыгып та ачабыз.

Октябрь башында без исәп-хисап-касса хезмәтеннән пакет формасын (пакетная форма) керттек. Төргәкләр бизнесның үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелде. Шул ук вакытта пакет формасы исәп-хисап-касса хезм­әте күрсәтү экономия ясарга да мөмкинлек бирә: хезмәтләрнең гомуми бәясе һәрберсенә аерым-аерым хезмәт күрсәтүгә караганда сизелерлек түбән. Пакетлар төзү нигезенә финанс активлыгы дәрәҗәсе буенча клиентларны бүлү ята: «Уңайлы («Оптимальный»), «Актив» («Активный») һәм «Дәрәҗәле» («Престиж-ный»).

Шулай ук Интернет-банкинг мөмкинлекләре дә тәкъдим итәбез. Мәсәлән, «Интернет-Клиент» системасы ярдәмендә банк исәп-хисаплары ясарга һәм онлайн режимында мәгълүмат алырга мөмкин. Системага компьютердан илнең кайсы ноктасыннан да керергә була, чыгу өчен пароль һәм шифрлауның махсус ачкычы булу җитә. Моны башкару өчен клиент компьютерына махсус программа урнаштыру кирәк түгел

система банкның мәгълүматлар базасына керүне автомат рәвештә турыдан-туры тоташтыра. Бу үз счетың белән тиз идарә итәргә һәм иң актуаль мәгълүмат алырга мөмкинлек бирә.

- Ә өстәмә табышлар алу өчен «Татфондбанк» нинди мөмкинлекләр тәкъдим итә?

Клиент белән килешеп, без исәп-хисап счетында калган акчаларга табышны өстәп исәпли алабыз (исәп-хисап счетында билгеле бер күләмдә акча булганда, әлбәттә). Моннан тыш, без әлегә кирәк булмаган акчаларыгызны депозитларда урнаштырып, аеруча зур табыш алу мөмкинлеген тәкъдим итәбез. Депозит­лар буенча процентлар аның суммасыннан, вакытыннан, валютадан һәм процентларны күпмедән күпмегә түләүдән тора. Бу шартлар һәр клиент белән алдан сөйләшенеп хәл ителә.

- Банк хезмәтләреннән файдалану өчен кече һәм урта бизнес вәкиленә кая мөрәҗәгать итәргә?

Без кече һәм урта бизнес вәкилләрен безнең банк офисларында көтәбез. Бүгенге көндә Татарстан Республикасы территориясендә һәм республикадан читтә ЮОләп подразделение эшләп килә. Балтачта исә «Татфондбанк»ның өстәмә офисы Ленин урамы, 46нчы йортта урнашкан. Тулырак мәгълүматны 2-52-52 телефоны аша алырга була. Моннан тыш, банк сайтында - www.tfb.ru - кредитка һәм исәп-хисап счетын экспресс-ачуга онлайн-заявка бирергә мөмкин.

Әңгәмәдәш ГӨЛЗИДӘ ГАЗИЗУЛЛИНА

(реклама хокукларында) «АИКБ» Татфондбанк» ААҖ Лицензия ЦБ РФ №3058 от 24.08.1994 г.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев