Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Таулардагы афәт күңелләрдә

Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны да игълан итми. Бары тик биргән антына тугры булып, Ватан алдындагы изге бурычын гына үти.

Әфган сугышында катнашкан 200гә якын райондашыбыз да бик күп авырлыклар аша узды, дистәдән артыгы каты яралардан туган якларга кайткач мәңгелеккә күзләрен йомды. Арбор авылы егете Тәлгать Гыйльванов сугышчан бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булды. 119 әфганчы-райондашыбыз исә, бүген киләчәк турында кайгыртып исән-имин яши һәм эшли.
Быел алар һәр елдагыча Әфганчылар бәйрәмен зурлап билгеләп үтәчәк. Аларның бердәм, дус булуларының нәтиҗәсе бу. Заманында нахакка рәнҗетелгән, дәүләт тарафыннан үтәлмәгән вәгъдәләр ачуларын чыгарса да, күңелләрен рәнҗетсә дә, ел саен бәйрәмдә очрашып, сөйләшүләр бу рухи халәтне җиңәргә көч өсти. Бу сугышта Кили авылыннан гына өч егет катнаша. Бүген төрле якларда яшәүче Фирдинант Нәфыйков, Илшат Нурмөхәммәтов, Мәгъсүмҗан Закирҗанов шушы бәйрәмдә очрашалар.
Хезмәттәшем Илшат Нурмөхәммәтов турында Әфганчылар бәйрәме якынлашкан саен язарга ничә мәртәбәләр омтылсам да, гел кичектереп килгән идем. 2014 нче елның Илшат өчен өчләтә юбилей икәнен истә тотып, ниһаять, кулыма каләм алдым.
Илшат Муллахмәт улы Нурмөхәммәтов 1964 нче елның 15 нче мартында Кили авылында туа. Армия сафларына 1982 нче елның 29 нчы мартында алына. 18 яшьлек Илшат үзенең Әфганстанга эләгәсен белсә дә, әти-әнисе, авылдашлары белән саубуллашканда, аларның күз яшьләренә кушылмыйча, елмаеп саубуллаша. Бу вакытта яшь егетнең йөрәге ни дип типкәндер, үзе генә белә. Төрекмәнстанның Иолотань шәһәре янында хәрби полигонда 2 ай карантинда була. Шуннан соң беренче чирканчык алган егетләрне самолет белән Әфганстанга кертәләр. Балтачтан бергә хезмәткә алынган Рамил, Валера (туган якларга кайткач, мәрхүм була) белән бер батальонда хезмәт итә ул. Бары өчесе өч ротада гына була. Ике ел буе чүлдә палаткада яшиләр. Юынырга дип әйтмим, сусаган чакта хәтта иренгә тидерергә бер тамчы суга тилмерә алар. Чолганышларда калган, хәрби операцияләрдә катнашкан Илшат истәлекләр белән уртаклашырга яратмый. Нахакка өзелгән гомерләр, үкенечле үлемнәр, якыннарын югалту турында сөйләү рәхәт түгел. Укчы-гранатометчы булып хезмәт иткән Нурмөхәммәтовның үлем белән күзгә-күз очрашкан минутлары аз булмый. «Исән-имин туган якларга кайта алсам, Кили чишмәсенә ятып су эчәр идем», ди егет. «Амин» дигән чорга туры килгәнгәдерме, Илшатка чишмә суын эчү насыйп була. Әле алай гына да түгел, кечкенәдән күз атып йөргән авылдашы Әлфияне гомерлек яр итә ул. Берсеннән-берсе уңган, сәләтле ике егетләре үсеп килә. Тормышларының түгәрәк, бәхетле чагы. Бүгенге көндә Балтачта төпләнеп яшәгән Илшат туган авылына еш кайта. Кайткан саен нәкъ 30 ел элек армиядән кайткач, йотлыга-йотлыга суларын эчкән чишмәгә төшә. Гомер диген, кай арада үткән. Чишмә суларыдай челтер-челтер, боргаланып ага-ага гомеренең 50 нче язы да якынлашкан.
Бүген туган авылында төп нигезне гөрләтеп яшәүче Фирдинант Нәфыйков исә Әфганга беренче булып керүчеләрдән. Язмыш диген, бәлки үз яшьтәшләре белән 18е тулгач та армиягә алынса, Әфган сугышына эләкмәгән дә булыр иде. Әнисе I төркем инвалид булганга армия срогы кичектерелеп килә. Шуңа да армиягә киткәндә Фирдинантка инде 20 тула торган була. 1979 нчы елның декабрь ахыры, Татарстан хәрби комиссариатында бер төн кунган яшь егетләрне поезд белән Ташкент якларына алып чыгып китәләр. 6 айлык хәрби өйрәнүләрне алар 3 ай эчендә үтәләр. Аннан соң Термез шәһәренә озаталар. Анда запастагы солдатлардан сугышка керәселәре хакында ишетәләр. Курку хисе кичерми алар, тизрәк керәсе, кулга автомат тоту була теләкләре. Тик анда зур югалтулар, афәт буласын аңлап бетерми шул алар. Беренче булып Әфганстанга десантчылар керә. Алардан соң Фирдинант Нәфыйков хезмәт иткән батальон тауларга юл ала. Кергәндә үк ризасызлар һөҗүм башлый. Әмма безнекеләргә атарга боерык булмый. Һәр адымда сагалаган үлем, аның өстенә ачлык, дусларын югалту ачысы, берничә мәртәбә яралану солдатларның чәчләрен вакытсыз агартуга сәбәп була. Әмма алар егетләрнең рухларын сындыра алмый. Йөрәк һәм тән яралары гына вакыт үткән саен үзен нык сиздерә. Гомере бетмәгәч таулардагы афәттән исән-имин кайтып, гаилә корырга, балалар үстерергә насыйп була аңа. Төп нигезне заманча итеп төзекләндереп, киләчәк һәм балалар турында кайгыртып, яшим дип яшьнәгән көне бүген Фирдинант абыйның. Тормыш иптәше Наилә, улы Илһам, кызы Фәнзилә белән кияве Илдарның, балдан татлы оныгы Ильясның кадер-хөрмәтендә яшәве белән дә бик бәхетле ул. Шулай гына булсын, гүзәл яшьлекләре, сәламәтлекләре таулар арасында калган егетләрдән Ходай бәхетне күпсенмәсен иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250