Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Таянычым – ирем Ханнан», ди директор хатыны

Дөньяда иң бөек бәхет - гүзәл гаилә тормышы. Шуңа да мондый гаилә тормышын булдыру ай-һай кыен, ирдән дә, хатыннан да зур сабырлык, түземлелек, итагатьлелек, бер-берсенә тугърылык һәм ышаныч таләп итә.

Ир иң әвәл хатынына шәфкатьле булырга, аны иң элек балаларының әнисе һәм гомерлек тугъры юлдаш итеп санарга тиеш. Һәм хатыны да ирен иң мәрхәмәтле, үзен бердәнбер яклаучы кеше итеп ышанып аның хакын олылап, хаклап яшәсен. Ир һәм хатын икесе бер сүздә, бер фикердә булса гына бер-берсенә мәрхәмәтләре артыр. Шунда гына гаилә әдәпле-әхлаклы, ата-анага,тирә-юньдәгеләргә игелекле балалар үстерә алыр.

Язмам шундый гаиләләрнең берсе - Арбаштан Ханнан һәм Надия Рәхимҗановлар турында. Дөресрәге, нәкъ менә бәхетен гаиләдә тапкан Надия турында.

Надия Кенәбаш авылында яшәүче Наил абый гаиләсендә дүртенче бала була. Тик төпчек булып озак иркәләнә алмый, әнисе бер-бер артлы кыз һәм ир бала алып кайта. Ишле гаиләдә гадәттә балалар бер-берсен тәрбияли. Надия дә апа-абыйлары канаты астыннан чыгып, сеңлесе-белән энесен карап, барлап йөртә. Алары күңелле мәшәкатьләр генә булган икән!

Алты бала тупырдашып үсеп килгәндә, Надия мәктәп тәмамлап сәүдә техникумына укырга кергән елны гаилә бусагасыннан кара кайгы атлап керә. Әниләре һәммәсен ятим калдырып, 47 яше тулганда мәңгелеккә күзләрен йома. Әтиләре алты бала белән тол кала, җитмәсә, икесе бөтенләй кечкенә. Беренче тапкыр Надияне язмыш шулай сыный. Йортка хатын-кыз кирәк.

Дөрес үги әни балаларны какмый-сукмый, караңгы чырай да күрсәтми (алар әле дә аралашып, хәл белешеп торалар).

Тик барыбер күңел китек. Әнисенең кайнар кочагы, назлы якты карашы кызының төшләренә кереп, күз яшьләре белән уянып китә.
Балаларның алтысы да нечкә күңелле, кешелекле, тыйнак-тәртипле, эш сөючән булып үсә."Хатын-кызның бәхете ирдән", ди халык. Минемчә, авылның егет-кызлары күпчелек үз тиңнәрен туган төбәгеннән таба. Алар бер-берсен яшьтән күзәтеп, өйрәнеп, тиң ярының күркәм сыйфатларын күңел түренә салып куя.

Надия техникум тәмалагач Казанда эшкә кала. Барын белергә омтылган, тырыш,төгәл, тапшырылган эшенә гаять җаваплы караучы яшь белгечне хезмәттәшләре үз итә. Аны таныйлар, киңәшләшәләр. Тик кыз күңеле гел туган авылына тарта. Анда пединститутның физкультура бүлеген тәмалап эшкә кайткан сөйгәне Ханнан бар. Ниһаять, 1990 нчы елда (яшьләр заманалар болгавыр дип тормый), ике яшь йөрәк кавышып, Карадуган мәктәбендә бергәләп эшли башлый. Тору өчен интернатның бер бүлмәсен бирәләр. Надия яңа һөнәр- китапханәче һөнәрен үзләштерә. Бу эшнең күзгә күренмәс ваклыкларын, тавык чүпләп бетермәс мәшәкатьләрен күпләр аңлап та бетерми. Кызның төгәллеге, пөхтә, тырыш булуы, техникумда үзләштергән бухгалтер һөнәре яңа эшенә тиз төшенеп кенә калмыйча, алдынгы китапханәчеләр сафына басарга ярдәм итә. Үзенең остазы Әминә Галимҗанова кебек, яшьләргә киңәшче, остаз була.

Аның төгәл, пөхтә, тырыш булуына сокланып кына калмыйлар, сәркатип вазыйфасын да йөклиләр."Таләп ителгән бөтен документларың бар һәм төгәл, дөрс тутырылган икән, бернинди тикшерү дә куркыныч түгел, сораган берсен алып биреп кенә торасың", ди Надия үзе. РОНО бухгалтериясендә һәртөрле яңа документ үрнәген тутыруны Надиягә таршыралар, аннан башкалар өйрәнә. Гадел хезмәтенең дәлиле - күпсанлы мактау таныклыклары, дипломнар. Ире Шубан төп мәктәбенә күчерелгәч, Надия дә эшкә шунда күчә.

Надиянең тагын бер җаваплы вазыйфасы бар - менә 22 ел инде ул директор хатыны, ягъни аның ышанычлы тылы, уң кулы.

Юк, юк, кайбер директор хатыннары кебек мәктәп белән идарә итми. Аның эшенә тыкшынмый ул, бары аңа ярдәм итә. Өендә дә, эшендә дә тынычлап эшләргә шартлар тудыра. Исламда "Ирең артыннан бар", дигән гыйбарә бар. Бу нәрсәне аңлата? Иреңә баш булма, аны узып киртә сикермә, ир җилкәсенә ышыкланып тынычлап яшә", дигәнне аңлата. Ризәлә белән Хания әти-әниләре төсле тырыш, тәртипле балалар булып үсеп җиттеләр. Икесе дә медуниверситетны сайлады. Ризәлә - ординатура тәмамлап терапевт булып эшли. Интернатурада эндокринолог һөнәрен үзләштерә. Катлаулы һөнәр сайласалар да, әти-әниләренә аврылык китермичә, кичләрен, укудан бушаган вакытларында эшләп укыдылар. Һөнәрләрен өйрәнүне санитарка булып эшләүдән башладылар. Нияз әтисе кебек спортчы булырга хыяллана. Алган медаль-дипломнары да шактый. Балалар әти-әнинең гоурлыгы, татлы мәхәббәт җимешләре.

"Иң авыр минутларда таянычым - ирем Ханна бар", ди Надия. Авыр минутлар, сикәлтәләр гел булып тора, тормыш безне һәрьяклап сыный. Әле кайчан гына Надиянең төпчек энесе Фидаил бишенче кызы - төпчеген кулларына алып сөя дә алмыйча вакытсыз вафат булды.
Әти-әниләре янәшәсенә энеләре Фидаиль кабере өстәлде. Көне-төне гаиләсе мул яшәсен дип эшләгән яшь ир төшп кенә югалды. Бу хәсрәтне дә бергәләп күтәрәләр.

Надия гаиләсендә бәхет тапкан чын мөселман хатыны.

Әминә Мөхәммәтҗанова .Шубан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250