Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Теркәлмәгән җир исәптән төшерелә!

Йорт-җир, аларны рәсмиләштерү һәм теркәтү - гаять катлаулы эш. Бу өлкәдәге иң мөһим саналган сорауларны Федераль бюджет оешмасының Татарстан Республикасы буенча «Кадастр палатасы» директоры урынбасары Алинә Кәмәртдиновага юлладык.


- Башта ачыклап узыйк әле, хезмәтегез нидән гыйбарәт?
- Йорт-җирләрен теркәтергә теләүчеләрдән гаризалар алып, документларын туплыйбыз. Болардан тыш, җирне кадастр исәбенә кую, аңа үзгәрешләр кертү, йорт һәм җиргә кагылышлы мәгълүматлар бирү өлкәсендә гаризалар кабул итәбез.
- Хәзер йортны да сездә теркәп була диләр?
- Әйе, 2011нче елның Знче июленнән безнең оешма Росреестр белән параллель рәвештә күчемсез милеккә дә хокук теркәүгә гаризалар кабул итә.
- Җирне кадастр исәбенә кую өчен нишләргә?
- Кадастр исәбенә кую гаризасы, «Межевой план» һәм хокукларны дәлилләүче документлар белән кадастр палатасына мөрәҗәгать итү кирәк. «Межевой план»ны кадастр инженерлары хәзерли.
Шуңа да игътибар итәргә кирәк, 2007нче елның 24нче июлендә кабул ителгән 221-ФЗ номерлы «Дәүләт күчемсез милек кадастры турындагы» Федераль закон буенча 2008нче елның 1нче мартыннан соң кадастр исәбенә куелган һәм шуннан соң ике ел эчендә хокуклары яки арендасы теркәүче оешма - Росреестрда теркәлмәгән җир берәмлекләре кадастр исәбеннән төшерелә. Димәк, өр-яңадан кадастр исәбенә кую кирәк булачак.
- Гаризаларны ничә көн эчендә карыйсыз?
- Кадастр исәбенә кую һәм кадастрдагы мәгълүматларга үзгәрешләр кертү гаризалары- 20 эш көнендә карала, йорт-җир турында мәгълүмат 5 эш көне эчендә бирелә.
- Әгәр дә көше Балтач районында яшәп, аның башка районда җире булса, шул җирне кадастр исәбенә
ничек куярга?

- Бу очракта да сез Балтач районы кадастр палатасына мөрәҗәгать итә аласыз. Йорт-җир буенча барлык мәгълүматларны, шул исәптән ул башка районда булса да, Балтач районы кадастр палатасында алып була.
- Халыкта йорт-җир белән бәйле сораулар бик күп. Укучыларны кызыксындырган сорауларны туплап, кабат сезгә мөрәҗәгать итәрбез. Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш - Зәлия ФӘЙЗРАХМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев