Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әтиебез — горурлыгыбыз

Рамазан ае иде ул. Бер кат эшләр беткәч, балаларны җыйдым да һава суларга дип чыгып киттек.

Бераз йөргәч: «Бабайларга барып кайтыйк әле», - ди Әхмәт улым. Мин исә ризалашып, балаларымны җитәкләп, авылыбызның төп юлы буйлап барырга булдым. Урамнан сөйләшә-сөйләшә барганда «Аллаһу әкбәр» дип азан яңгырый башлады , бик матур итеп бу азанны минем кайнатам Җәлил хәзрәтнең шәкерте әйтә иде. Мин үзем дә Җәлил хәзрәттән иман, дин белеме алган бала. Аллага шөкер, балаларым да бабаларының хезмәтен хөрмәт итеп, туктап азан бетүгә дога кылдылар.

2012нче елны Бөрбашыбызда шау-гөр килеп мәктәп салдылар. Мәктәп белән мәдәният йорты арасында яңа, якты утлар белән яктыртылып торучы хоккей мәйданчыгы да булдырылды. Мәчет турысына җиттек. Ул да балкып тора, тирәсе матур, чиста, киртәләре каралган, чүп үләне дә үсмәгән, тирәсендә матур агачлар үсеп утыра. Эче дә бик матур: идәннәрдә яхшы келәмнәр, мәдрәсәсендә яхшы парталар, уку өчен барлык шартлар да бар. Су буйларына сокланып, юл кырында үскән чәчәкләрне җыя-җыя, әби-бабай йортына килеп җиттек. Каршыбызга әти килеп чыкты: «Минем матур кызым белән улым килгән икән, әссәләмәгаләйкем», - дип аларны кочаклап алды. Алар инде «Бабай-бабай!» дип, аның башын чуалта башладылар. Әти оныклары килгәнгә чын күңелдән сөенеп, аларның сүзләрен тыңлый.

Әминә: «Бабай, кукуруз ашыйм әле, көнбагыш та алсам ярыймы?» - ди. Ә Әхмәт инде: «Бабай, җиләк бир әле, борчак ашарга ярыймы, миңа шалкан да бир әле?» - ди. Нәрсә телиләр, шул бар бабаларының бакчасында. Оныкларга витамин булсын дип, бар әйберне дә үстерә әти.
«Әле бәрәңге казыганда карбыз ашарсыз, менә җитешеп килә инде, әнә тегендә бик тәмле виноград җитешкән, авыз итмичә китә күрмәгез», ди. Менә шундый әтинең бакчасы, еллык витаминны бер көн эчендә туплап чыгып була. Әнә әбиләре дә күренә. Ул да бик шатланып күреште балаларым белән. Шулай, витаминнар туплап, күңелле итеп сөйләшеп утырдык та, өйгә кайтырга кузгалдык.

Күпергә килеп җиткәч күрәм, яулык бәйләгән бер кыз бала үтеп бара.
- Кая барасың? - дим.
- Мәчеткә чыгам, ахшам намазы укырга, - дип җавап бирде.
Бераз баргач, велосипедка утырган, башларына түбәтәй кигән малайлар очрады, алар да мәчеткә ашыгалар иде. Менә бит, динне хөрмәт итеп, аны санга сугып үсә бездә яшьләр. Бу кайнатам хезмәте түгелме соң?
Без әтиебез Җәлил хәзрәт белән бик горурланабыз. Аның 4 оныгы бар, ул алар өчен җан атып, яратып яши. Аларның киләчәге турында кайгырта. Авылыбыз өчен тырышып йөрүе дә һәркемгә мәгълүм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250