Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Төнге клублар — бездә!

1 июль кичендә районыбызның барлык яшьләре көтеп алган зур вакыйга - Яшьләр көне билгеләп үтелде.

Үзенең масштабы һәм эчтәлеге ягыннан ул башка еллардан аерылып торды. Быел әлеге бәйрәмне алып бару һәм яшьләрнең күңелен ачу Казан кунакларына йөкләтелгән иде. Кунакларның да ниндиенә бит! Иң -иңнәренә: башкалабызның популяр төнге клубы - Һихон биючеләре һәм «Делириум» арт-лабораториясе төркеменә.
Мондый күңелле чараны районыбыз тәүге тапкыр күрде дисәм, ялгыш булмас, минемчә. Бәйрәм кичке 7дә әле башланып китүенә генә карамастан, халык шактый җыелган иде. Сәхнә янына якын килү дә мөмкин түгел: анда инде күптән егет-кызларыбыз зур бер түгәрәк ясап баскан. Тирә-якта соклану катыш гаҗәпләнүле тавышлар, уен-көлке... Алып баручылар оештырган ярышларда да зур активлык күзәтелде: һәркем үз бәхетен сынап карады.
Бәйрәмнең кульминацион ноктасы, мөгаен, ПгеЗһош «Делириум» егет-кызларының утлы тантанасы булгандыр. Бер минут эчендә бөтен халык сәхнәне «сарып» алды. Һәркем әлеге маҗараны күреп калырга теләде. «Ут белән шаярма!», - дигән сүзләр «Делириум» төркеменә һич тә туры килми. Борынгыдан ата-бабаларыбыз утны үзләренә буйсындырырга хыялланганнар. Ут - ул тормыш һәм тантана символы.
Бу чын тантана иде. Әлеге егет-кызлар мөмкин булып тоелмаганны эшләделәр. Сулышлары белән ут өрделәр, берсеннән-берсе катлаулы күнегүләр башкардылар. Ә инде мәйдан түренә утлы шар күтәргән егетләр чыккач, тамаша кылучылар сүзсез калды: «нәрсә булыр» дигән сорау иде күпләрнең карашында. Шарлар, алып баручы егет сүзләре буенча планеталар, егетләр кулында «җанланды». «Делириум» төркемендәге «бөтерчек кебек кенә» кыз да күпләрне шаккатырды. Нәфис зат булуына карамастан, ул да утны үзенә буйсындыра алды. Аның кулларындагы утлы таяклар төрледән-төрле маневрлар ясады. Гомумән, искитмәле тамаша иде бу.
Әлеге күркәм чара бәйрәм салюты белән тәмамланды. Әмма аның турындагы истәлекләр халык күңеленнән әле тиз генә җуелмас, киләсе елга кадәр сакланып барыр, минемчә. Яшьләр - илебезнең киләчәге, ышанычы, өмете. Киләчәк матур һәм тыныч булсын өчен, аңа бүгенгедән нигез салырга кирәк. Бу күркәм чараны оештыручылар шушы мөһим эшне башкардылар да инде.

Р.5. Бәйрәм күңелле булса да, тамашачыларның күбесе алып баручының русча сөйләвен үз итмәде. «Эх, үзебезнекеләр алып барса!»- дигән сүзләр дә ишетелде. Төнге клуб биючеләрен дә ошатып бетермәүчеләр табылды. «Таркаурак рухта», - диде бер абзыең.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250