Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тормышта сыналган җилкәннәр... (фото)

Хезмәт баскычы ягыннан караганда ул бер гади укытучы. Ә эзләнүчән, тынгысыз җанлы, иҗади булуы аны күпкырлы шәхескә әверелдерә дә куя.

Әйе, Илмира Кузьмина өчен гадәти тормыш казанында кайнау гына аз. Ул актив булуы белән бик күпләрне үз артыннан ияртергә, гамьсезләрне уятырга сәләтле. Күптән түгел мәдәният үзәгендә Илмира Кузьминаның үз тырышлыгы белән әзерләнгән юбилей кичәсе булды. Килгән кунакны сәхнә түрендә зур диңгездә ак җилкәннәрен киереп йөзеп баручы кораб сурәте һәм "Җилкәннәр җилдә сынала" дигән сүзләр каршы алды. Бу сүзләр Фәнис Яруллин иҗатыннан алынган булса да, кичәбез герое холкына бик туры килә. Чөнки ул сүзләр тормыш диңгезендә чайкалып, җил-давылда сыналып чыныккан бу гүзәл затның тормыш девизы булып яңгырый.
Кичәгә килгән тамашачы Илмира Кузьминаны, мөгаен, артист ролендә кабул иткәндер: бенефисны хәтерләткән бу кичәдә аның белән якыннан танышырга зур мөмкинлек булды. Ул Үзбәкстан якларында туып-үсеп, язмыш җилләре әнисенең туган төбәгенә алып кайткан һәм Балтачта үзенең бәхетен тапкан шәхес.
Балтач кызы Язилә апа белән башкорт татары Гаденан абый Үзбәкстан якларында гаилә коралар. 1960нчы елда кызлары Илмира туа. Дүрт баланың иң олысы ул. Кечкенә кызчыкның балачак еллары Термез шәһәрендә уза. Илмирага 6 яшь булганда гаиләсе Балтачка күченеп кайта.Үзбәкчә һәм русча гына белә торган кызчык беренче сыйныфка Балтач урта мәктәбенә укырга керә.
Залда утырган укытучылары Һиндия Хөсәенова белән Ленура Сафина исә аның мәктәп елларындагы маҗаралары белән таныштырып үттеләр. Аларның сүзләреннән күренгәнчә, Илмира тапкыр, бик хәрәкәтчән, үткен бала булуы белән башкалардан аерылып торган. Малайлардан да куркып тормаган - "сугыш чукмары" булган. Беренче билгесе "3"ле булса да, башлангычны "отличница" булып тәмамлаган, мәктәптә кичәләр уздыруда башлап йөргән. Үсә төшкәч, Илмираның җыр-моңга, биюгә һәвәслеге дә ачылган.
Махсус белем дә алып кайткач, аны 1987 - 1990нчы елларда район мәдәният йортына директор итеп билгеләгәннәр. Ул еллар хакында:
- Районда мәдәниятнең көчле еллары. Концертлар белән авылларга барып, бушка җырлап-биеп, авыл халкының күңелен күреп кайта идек. Ел дәвамында бик күп чыгышлар ясадык. Һәвәскәр артистларны һәр җирлектә көтеп алалар, яратып кабул иттеләр, - дип искә алды. Әлеге сүзләрне куәтләп, шул еллардагы район мәдәният бүлеге җитәкчесе Радик Михайлов:
- ...Мин ул елларда иҗади эшләрдән тулысынча азат ителдем. Илмира кирәкле чараны үзе оештыра, үзе әзерли, ә мин барып карап кына кайта идем. Ул бик таләпчән, җаваплы һәм актив хезмәткәр иде, - дип бәяләде.
Шул елларның матур хатирәсе булып, "Дилетант" гитарачылар ансамбле чыгышы һәм Нәҗип Әминов башкаруында моңлы җыр яңгырады.
Аннары 1995нче елга кадәр район судында сәркатип вазыйфасын башкара. Ә район үзәгендә гимназия ачылу аның тормышын бөтенләй башка якка үзгәртеп җибәрә. Гимназия директоры Васыйл Шакиров чакыруы буенча, бирегә хореограф булып килә.
Коллективта тынгысыз хезмәткәргә, укучыларның яраткан укытучыларына әверелә. Бию буенча студияләр оештыру, сәламәтлек нигезләреннән дәресләр бирү, психолог вазыйфасы, рус теле укыту кебек бер-берсеннән шактый ерак торган өлкәләрне колачлый. Соңгы дистә елда биредә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли.
- Илмира Гаденановна - үзенчәлекле шәхес, ул бәйрәмнәр үткәрүдә башлап йөрүче, "энергичный" укытучы, һәркемне үз артыннан активлыкка өнди. Ул бик күп яшь укытучыларның остазы да булып тора, - диде гимназия директоры Ренат Мөхәрләмов.
Ә хезмәттәшләреннән Фәнил Әүбәкиров һәм Азат Нигъмәтҗанов, укучысы Радик Шакиров юбилярны җыр аша тәбрикләде.
Илмира Кузьмина укучыларыбызга иҗади шәхес буларак та таныш. Безнең хәбәрчебез һәм "Җыр яшәргә көч бирә" (2005) исемле шигырьләр китабы авторы ул.
Илмира ханымның моңлы җырлар башкаруын, үзе язган шигырьләрне укуын, тормыш юлындагы якты хатирәләр белән уртаклашуын тамашачы яратып кабул итте.
Ихлас кичә булды бу. Эчкерсез хатирәләр, урынлы шаярулар белән белән үрелеп барган кичә Илмира ханымның әнисе Язилә апага рәхмәт сүзләре ирештереп, иңенә мамык шәл салу белән тәмамланды: "Җыр яшәргә көч бирсә дә, газиз әнием гомер биргән һәм аның изге догалары безгә тормышта сынмаска-сыгылмаска ярдәм итә", - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250