Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәрбия нәтиҗәсез калмый

Һәркайдагы кебек район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлекчәсендә дә узган елдагы эшләргә анализ ясалды, киләчәккә бурычлар билгеләнде.

Республика буенча алып караганда балалар, яшүсмерләр безнең районда шактый тәртипле күренә. Дөрес, узган ел алар тарафыннан эшләнгән җинаятьләр саны 2011 елдагыдан бераз күбрәк булды. Ләкин узган ел эшләнгәне дә 30 меңнән артык халкы булган район өчен ул кадәр күп түгел иде. 8 очрак теркәлде. Ел буе алып барылган профилактик чаралар нәтиҗәсез калмый диясе килә. Балалар, яшүсмерләр катнашында нәрсә генә үткәрелмәсен, безнең хезмәткәрләр катнашырга тырыша. Һәр төбәктә безнең белән тыгыз элемтәдә эшләүче ярдәмчеләребез бар. Укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре безнең таләп-киңәшләрне игътибарга алып, балаларда әйбәт гадәтләр тәрбияләүдә, тәртипсезлек, хулиганлык гамәлләрен булдырмый калуда зур хезмәт куялар. Шулай да, узган ел төрлечә тәртип бозган 83 бала район эчке эшләр бүлегенә китерелде. Аларның өчесен исәпкә куймыйча булмады. Безнең бүлек инспекторлары тарафыннан узган ел барысы 264 беркетмә төзелде. Аларның 64е комендант сәгатьтә күрсәтелгән вакыттан соң урамда йөргән өчен. Балалар белән спиртлы эчемлекләр эчкән, аларны төрле вак хулиганлыкка этәргән өлкәннәрнең булуы да бик аяныч. Баласын тәрбияләү турында кайгыртмаучы, өйдә аларны төрлечә кыерсытып торучы, даими эчкечелек белән шөгыльләнүче гаиләләр дә бар. Узган ел шундый 27 гаилә исәптә торды. Үзләрен бала тәрбияләү буенча уңай якка үзгәртә алганнарны быел кара исемлектән сызабыз. Ә балалары турында бөтенләй кайгыртмаучы һәм бу уйларында да булмаган өчесе әти-әни хокукыннан мәхрүм ителде.
Кайберәүләр уйлаганча, безнең эш балалар янында булып, аларны тәртипкә чакырып йөрү генә түгел. Бала тәрбияләүче әти-әниләр, коллективлар, өлкәннәр белән эшләүгә зур игътибар бирелә. Теге-яки бу тәртипсезлекне эшләгәндә бала янында күп вакыт өлкән кеше булмыйча калмый. Баланы ул кисәтергә, яхшылыкка өйрәтергә тиеш. Шуңа күрә укучылар, балалар белән үткән кичә-очрашуларда гына түгел, мәктәпләрдә ата-аналар, хуҗалык, оешма җыелышларында да катнашырга тырышабыз, бала тәрбиясенә багышланган темаларга чыгышлар ясыйбыз. Бу эшләрдә район эчке эшләр бүлегенең участок инспекторлары, ГАИ хезмәткәрләре дә актив катнашалар. Һәр мәктәптә оештырылган Форпост отрядлары балаларда яхшы гамәлләр тәрбияләүдә бик үтемле чара булып тора. Профилактика отрядлары, ата-аналар, укытучылар патрульләре эшли. Менә шулай киң җәмәгатьчелек ярдәме белән быел укучылар арасында, гомумән, балалар-яшүсмерләр арасында хокук бозулар, җинаятьләр бөтенләй булмасын иде дигән теләк белән эшлибез. Баласына битараф булган, эчкече әти-әниләрне акылга утырту буенча да даими эш алып барыла. Үзәк сырхауханә наркологы белән киңәшеп, узган ел әти-әниләрдән 18 кеше стационар дәвалану өчен Казан шәһәрендәге наркологик диспансерга җибәрелде. Аеруча тәртипсез балаларның эшен ата-аналары катнашында район башкарма комитеты каршындагы комиссиядә карау да әйбәт йогынты ясый. Биредән күпләр гыйбрәт һәм сабак алып китәләр, төзәлү юлына басалар.

Фото интернет челтәреннән алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250