Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ТӨРЕКСОЙда Балтачлар да булды

16 апрель көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры бинасында «Казан - төрки мәдәни башкала-2014» проектының тантаналы ачылышы булып узды. Тугандаш халыкларны Татарстан Президенты исеменнән Премьер-министр Илдар Халиков сәламләде.

Халыкара ТӨРЕКСОЙ оешмасының генераль секретаре Дюсен Касеинов үз чыгышында фикерләрен саф татар телендә дә җиткерде: "Тукайлар заманында бу татарның мәркәзе булса, хәзер исә төрки мәдәни башкаласы да. Соңгы елларда Казан тагын да матурланды, халкы артты. Моны Казанга килгән һәр кеше күрә, сокланып китә. Татарстан һәм Казан шәрык дөньясы халкын гына түгел, көнбатыш халкын да үзенә тартып тора. Төрле халыкара бәйге, фестивальләр оештырып, гавамны берләштереп тора".
Сәхнәдә Башкортстан, Кырым, Хакасия, Төрекмәнстан, Әзербайҗан, Казахстан, Саха- Якутия, Төркия, Татарстан сәнгать осталарын чыгышын күрдек. Аларныӊ чыгышларын караганда һәркем төрки кавемнән булганына горурланып утыргандыр.
Концерт ахырында дөньяның төрле якларыннан килгән җырчылар, музыкантлар татарның милли гимнына әверелгән "Туган тел"не күмәкләп башкарды, аларга бөтен зал аягурә басып кушылды...
«Күптән инде мондый концерт күрә алган юк иде. Менә ичмасам булдырдылар! ТӨРЕКСОЙ чын сәнгать шатлыгы, рухи канәгатьләнү хисе безгә бүләк итте...» дип, белдерде концерттан чыккач районыбызныӊ аксакалы Гарифҗан Мөхәммәтшин. Бу тантаналы чарада район башлыгы Рамил Нотфуллин, район киночелтәре бүлеге җитәкчесе Радик Михайлов һәм мин, Зәкиев Вакыйф катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250