Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәртипне дә, үзеңне дә сакла

Артем Айдиновны чәнчеп үтергәннәр... Алтмышынчы еллар уртасында бу хәбәр бөтен Татарстанны тетрәндерә. Ирекле халык дружинасы составындагы егетнең җинаятьчел төркем кушуы буенча үтерелүе бәхәссез. Үзгәрешләр җиле белән белән берара яшьләй гомере өзелгән батырның исеме онытылды. Ә менә 10 февраль көнне Геройны Балтач җирлегендә - Чепья урта мәктәбендә узган семинарда зурлап искә...

Фильмдагы сюжет аша район мәктәпләреннән җыелган укучы яшьләр, патриотлык хисләре белән беррәттән, җәмәгатьчелек тәртибен сакларга алына калсалар, үз-үзеңне дә саклый белергә кирәклегенә дә төшенгәннәрдер. Бу юнәлештә Балтачтагы "Форпост" үзәге директоры Фердинант Гыйлемҗанов укучы егетләр белән даими шөгыльләнә, махсус түгәрәкләрдә төрле акробатик күнегүләр белән беррәттән самбо серләренә дә өйрәтә. Шул түгәрәккә йөрүче егетләр семинарның икенче өлешендәге ярышларның тантаналы ачылышында өйрәнгән күнегүләрен тәкъдим итеп, хәйран калдырдылар. Район мәктәпләреннән 22 команда туплаган әлге ярыш Геннадий Сидоровның якты истәлегенә багышланды.
Кем ул Сидоров? Ел да ярышка барып, аның кем икәнлеген дә белми кайтучылар булмады түгел, булды. Геннадий Александрович ул Чепьяның тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучысы икән, өстәвенә көчле спортчы, оста футболчы, чаңгычы булган. Семинар барышындагы презентация вакытында район яшьләре, студентлар, укучылар аның хакында күбрәк белде, ярышларның шундый горур исем астында узуы аларга көч- куәт өстәде.

Семинар өлешендә районның спорт һәм яшьләр эшләре бүлеге Р.Заһидуллин мәктәп базасында шушындый зур чараны уздыруны кабул итеп алган мәктәп директоры Сәйдәш Нуриевка Рәхмәт хаты тапшырды һәм тәртип саклауда үзләреннән лаеклы өлеш керткән форпостчы егетләрне, мәктәпләрдәге отряд командирлары Илһам Кадыйровны, Айдар Гыйльмуллинны (Балтач мәктәбе), Илназ Миңмуллинны (Чепья), Рөстәм Гатиятуллинны (гимназия) бүләкләп утте. Алмаз Иванов белән Марсель Кәбировка исә бүләкне полиция бүлеге махсус тапшырды, шул ук вакытта Рөстәм Рафисовичка да хокук саклау өлкәсенә ярдәмгә яшьләрне җәлеп итүдә активлык күрсәтүе өчен Рәхмәт хаты тапшырылды. Әнә шундый тантаналы чаралардан, күтәренке рухтагы чыгышлардан, күңелләргә үтеп керердәй видеофилм, презентацияләрдән торган семинардан соң спорт уеннары, һичшиксез, сүлпән узалмый. Башы да аның мәртәбәле ярышлардан ким оештырылмаган - Татарстан гимны астында Чепья мәктәбе отряд командирының Җөмһүриятебез флагын күтәрү минутлары илең өчен янәдән бер горурлык өсти, яшь күңелне патриотлыкка этәрә. "Экзо" бию төркемендәге кызларның чыгышы да командаларга көч өстәми калмагандыр. Ярышлар өч төрдә үткән, егетләр автоматны сүтеп җыйган, турникта тартылганнар, мылтыктан атканнар. Беренче категория мәктәпләр арасында беренче урынны Балтач, икенчелекне Яңгул, өченчелекне Чепья мәктәпләре яулаган. Икенче категория мәктәпләр арасында беренче урынга Пыжмара, икенчелеккә Шеңшеңәр, өченчелеккә Арбор мәктәбе чыккан.

Әнә шулай, актлар залындагы тантаналы чыгышлар, спортзалда шау иткән ярышлар, коридордагы матур итеп киенгән Форпостчы егетләр белән чын бәйрәм төсен алган.
Фотолар тулы күләмдә фотогалереяда урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250