Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Туган авылыбыз Ор белән горурланып яшибез

Авыл уртасына урнашкан мәчет, мәктәп, балалар бакчасы, һәйкәл, клуб, кибетләр берсеннән-берсе матур.

Кичләрен ял итәргә менә дигән клубыбыз бар. Эче-тышы һәрвакыт балкып тора. Ул гөле, чәчәге дисеңме? Клубка килеп кергәч тә «Монда булсынга дип эшлиләр икән», - дигән уй килә күңелгә. Клубта яшьләргә ял итәр өчен бөтен уңайлыклар да бар: теннис, бильярд бүлмәләре дисеңме?! Һәр атна алар өчен дискәтүкләр үткәрелә. Бәйрәм саен авыл үзешчәннәре белән бик матур концерт-кичәләр уздырыла. Бу кичәләргә без, олы яшьтә булуга карамастан, бик яратып йөрибез, бәйрәмнәрне көтеп алабыз. Клубта «Мизгел» төркеме эшли. Алар безнең оныклар инде. Балаларның, оныкларның сәхнәдә уйнаганнарын карап утыру ничек рәхәт?! Бу кичәләрне оештыруда армый-талмый эшләүче Раушания һәм Айрат Гайнуллиннарның өлеше бик зур. Коры җыр-биюле генә түгел ул кичә-концертлар, киңәшле, акыллы сүзле. Кичәләрнең шундый үтемле булуы Шөңшеңәр авыл китапханәчесе, үзебезнең Ор кызы Зәйтүнәгә дә бәйләнгән. Һәр кичәдә берсен-берсе кабатламый торган, олылар йөрәгеннән чыгып, кечеләрнең күңеленә үтеп керә торган сүзләр таба белә ул. Клуб мөдире, авыл җирлеге башлыгы һәм хуҗалык рәисе белән дә килешеп, ярдәмнәрен тоеп эшли. Ишетүебезчә, клубтагы бәйрәмнәрне үткәрү өчен көчләреннән килгәнчә матди ярдәмнәрен дә күрсәтә икән алар. Җитәкчеләр тарафыннан өлкәннәргә карата да хөрмәт зур авылда.
Фото: edu.tatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250