Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Тукай елы”на багышлап

Татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы, әдәби тәнкыйтьче, публицист Габдулла Тукайның тууына быел 130 ел була. Татар дөньясы әлеге истәлекле датаны зурлап билгеләп үтәргә җыена. Бу истәлекле вакыйгадан район электр элемтә челтәре үзәге коллективы да читтә калмый, чөнки ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы агымдагы елны "Тукай елы" дип игълан...

Шушы уңайдан район электр элемтәсе үзәгенең бертөркем хезмәткәрләре район үзәк киапханәсендә булып, Халык шагыйренең иҗаты, китаплары һәм аңа багышлап оештырылган күргәзмәләр белән кызыксындылар, шигырьләрен укыдылар. Китапханә мөдире Резеда Зарипова аларны шагыйрь биографиясендәге истәлекле вакыйгалар белән таныштырды.
Район элемтәчеләре алга таба да шагыйрьнең иҗаты белән танышуны дәвам итеп, Сосна Пүчинкәсе авылына барып, Габдулла Тукайның әнисе Бибимәмдүдә абыстай каберлегенә чәчәкләр салдылар, музейда булдылар, укучылар белән очраштылар.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250