Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тыныч йокла, кадерлебез!

2013нче елның 12нче декабрендә кадерле балабыз, күз нурыбыз, туганнарының бик яраткан сеңелләре Резеда Хәлиуллина рәхимсез каты авыру белән дүрт ел көрәшкәннән соң, якты дөнья белән хушлашты.

Ул бик ярдәмчел, йомшак күңелле, шәфкатьле кеше иде. Аның арабыздан бик яшьли китүе өстебезгә таулар ишелеп төшкән кебек булды. Шушы кайгылы көннәрдә, ачы күз яшьләре түккән вакытыбызда яныбызда күпме изге кешеләр барлыгын аңладык. Алар әле дә хәлебезне белешеп торалар.
Резедабыз эшләгән үзәк хастаханә коллективына, аеруча баш табиб Газинур Дәүләтовичка, Балтач мәктәбе укытучылар коллективына, оныгыбыз Мәрьям укыган 6нчы сыйныфның әти-әниләренә, электр челтәре хезмәткәрләренә, балаларыбызның сыйныфташларына, туганнарыбызга, күршеләребезгә, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән барлык кешеләргә чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез. Исемнәре телгә алынмаган кешеләр үпкәли күрмәсеннәр, алар кәгазь битенә язып бетерерлек кенә түгел. Сезнең барыгызга да изге теләктә калып, балабызның урыны җәннәттә булуын теләп: әти-әнисе һәм туганнары.
Галимовлар гаиләсе.
Балтач авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250