Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

«Укытучылар көне» белән!

Хөрмәтле укытучылар, мәгариф эше ветераннары! Табигатьтә алтын, мул көз тантана иткәндә без «Укытучылар көне»н билгеләп үтәбез.

Һәм бу юкка түгел, сезнең хезмәт муллык, байлык символы белән бик тәңгәл килә. Алар исә сез биргән белем сыйфаты, сез тәрбияләгән укучылар белән билгеләнә.
Сезнең хезмәт элек заманнардан ук абруйлы, дәрәҗәле саналды. Заманалар үзгәрсә дә, сезнең хезмәткә карата күңелләрдә иң матур, иң җылы хисләр саклана. Хөрмәтле укытучылар! Авыр һәм җаваплы хезмәтегездә зур сабырлык, түземлек, иҗади уңышлар телим. Гомер юлыгыз ак кәгазь битедәй ак һәм саф булсын, барасы юлларыгызда сикәлтәләр очрамасын, алдагы көннәрдә укучыларыгызның уңышларына сөенеп, алар белән горурланып яшәргә язсын. Үзегезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә тигезлек, тормышларыгыз-ның бөтен булуын теләп калам. Бәйрәм белән сезне!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250