Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ул хоккейга «гашыйк», хоккейга

Язмамны җитәкченең үзе турында язудан башларга уйладым. Күп ярышлар иганәчеләр ярдәме белән уза безнең районда. Ә менә Карадуган авылында уза торган хоккей ярышларының үзенчәлекләре, үзенә генә хас матур сыйфатлары бар. Берәр төбәктә ярыш узып анда җитәкченең үзе хөкемдарлык итеп йөргәнен күргәнегез бармы икән?! Юктыр, мөгаен. Ә менә «Игенче» хуҗалыгы рәисе...


Бу юлы да шулай булды. Көне буе боз өстендә 7-10 яшьлек балалар арасында мәш килде. Нинди тәрбия чарасы... Менә кемнән үрнәк аласы безгә, хөрмәтле җитәкчеләребез! Гомумән, Карадуган җирлегендә генә түгел, районыбызда балалар хоккеен үстерү ягында ул. «1997--2001нче елларда туган балалар белән даими рәвештә шөгыльләнергә генә кирәк, республика күләменә чыгу өчен безнең бетен мөмкинлекләребез дә бар», дигән фикердә җитәкче. Һәрдаим ярдәм итәргә дә риза ул. Тәнәфес вакытында вакыт табып малайлар уенын карарга чыккан мәктәп директоры Гөлсинә Зарипова белән дә аралашып алдык. Гөлсинә Фаилевна җитәкчедән һәм хоккей буенча тренер Равилдән бик канәгать. «Шушы көннәрдә генә яхшы чаңгылар алыгыз, дип мәктәбебезгә 40 мең сумнан артык акча бирде», диде мәктәп директоры шатланып. Мондагы халыкның төп үзенчәлеге шунда, олыеы-кечесе хоккей өчен «ут янып» йөриләр. Декабрьдә коеп яуган яңгырлар районыбыздагы бөтен бозларны җебетеп бетерсә дә, Карадуган бозына яңгырларның көче җитмәгән. Менә кайда күренә ул тырыш хезмәт нәтиҗәсе. Сабыйларның уеннарыннан оешканлыклары һәм шөгыльләнгәннәре «сукыр күз» белән дә күренә. «Менә бу күлдәге боз ярдәм итте. Быел боз бик матур, тигез булып катты. Балаларыбыз ноябрь башыннан бирле шунда булдылар», дип кушылды әңгәмәбезгә тагын бер зыялыбыз, шул күлне булдыручы Бакый ага Зыятдинов (халык телендә ул «Бакый күле» дип йөртелә). Әйе, буыннар чылбыры дәвам итә. Бакый агадагы «хоккей каны» улында «ага». Үткән шимбәдә биредә узган 2001нче һәм аннан соңгы елларда туган балалар арасында узган ярышларга теләк белдергән барлык командалар да килгән иде Тамашачыларга аеруча җирле команданың Шеңшеңәр мәктәбе уенчылары белән район чемпионын ачыклау өчен уйналган соңгы уены ошады. Шеңшеңәр малайларының көче алдан ук күренеп торса да, бер генә «бишлек» белән уйнаганга, соңгы периодта малайларыбыз арыды. Шуңа бер генә алка аермасы белән җиңелүгә дучар булдылар. Шулай итеп, сезонны ачып җибәрү уңаеннан оештырылган ярышларның җиңүчесе булып Карадуган мәктәбе уенчылары танылды. Икенче урында - Шеңшеңәр, өченчедә Салавыч мәктәбе командасы. «Иң яхшы уенчы» титулына Карадуганнан Таһир Мөхәрләмов ия булды. Җиңүчеләребез төрле дәрәҗәдәге дипломнар, медальләр алып, җитәкчеләргә олы рәхмәтләрен җиткереп, зур горурлык белән өйләренә таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев