Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Урталарга алып, чәчкәләргә күмеп»

Балаларның теле кыңгырау, Гел чыңгылдый, ява мең сорау. Барысына да җавап биргәнсез, Сез иң галим кеше икәнсез.

Соңгы вакытта гаиләбезгә кайгы өстенә кайгы килде, зур югалтулар кичердек. Башта яраткан абыем Марат 60 яшендә үлеп китте. Бер ел да бер ай үтүгә 11 гыйнвар көнне кадерле әниебез Гыйззәтбану Галиева 94 яшендә дөнья куйды.

Әни Түнтәр авылында башлангыч сыйныф укытучысы булды. - 41 ел укыттым, 15 яшьтән укыта башладым, дип сөйли иде. Үзенең беренче укучыларыннан ул 7 яшькә генә олырак булган. Аның укучыларының берсе Яңгулдан Марзия апа (аның үзенә дә 83 яшь инде): «Бану апаны бик ярата идек, хөрмәтли идек, класс белән болынга алып чыкса, Бану апаны уртага утыртып куеп, аны чәчәккә күмә идек», дип сөйләде. Марзия апа үзе дә, кызы Рәмзия дә укытучылар.

Мин дә Казанда педагогия институтын тәмамлап, башта Казанда 10 ел татар теле һәм әдәбияты укыттым. Аннан озак еллар милиция бүлегендә күзәтчелек буенча инспектор булып эшләдем. Минем үземнең дә беренче укытучым - әнием. Мәктәптә ул миңа «әни» дип түгел, ә «апа» дип әйтергә куша иде. Бер сыйныф бүлмәсендә 3 ел 2 класс бергә укыдык. Ул безне укырга, кулларыбыздан тотып язарга, санарга, мисал һәм мәсьәләләр чишәргә, җырларга, уйлый белергә өйрәтте. Күпбалалы гаиләләрнең балаларына дирекция аркылы кышкы пәлтә, формалар алдырып биргәне хәтеремдә, ул вакытта мәктәп директоры, мәрхүм Рәкыйп абый Гыйләҗев иде.

Әни тагын бер башлангыч сыйныф укытучысы белән (кем икәнен хәтерләмим инде) безне, 1-3 сыйныф укучыларын елга бер тапкыр, ялгышмасам, май аенда, Пәләк урамы ягындагы су буена, урман кырыена алып чыгалар иде, без анда төрле уеннар уйнап, ярышлар оештырып, балык тотып, үзебез белән алган ризыкларны саф һавада бик тәмләп ашап, сөенеп кайтып китә идек, шул көн җитүен икенче елга хәтле сагынып көтә идек.

Мин үскәндә безгә төрле ерак шәһәрләрдән кайтып, әнинең укучылары әни белән күрешергә киләләр иде, әни һәммәсен дә өйгә чакырып, тормышларын сорашып, алар өчен куанып, чәйләр эчермичә чыгармый иде. Укучыларыннан төрле бәйрәмнәр белән котлап килгән берничә йөзләгән открыткаларын әни үзе картайганчы бик кадерләп саклады.

Әти белән әни бергә 40 ел гомер кичергәннәр, 6 бала үстергәннәр. 1986 елда әни әтидән тол калып, тагын 30 ел яшәде. Бер улы 2 айда, бер улы 6 яшьтә, бер улы 60 яшьтә дөнья куеп, әни үзеннән алда 3 баласын җирләде.

Әни юк инде, аны хәзер күпме генә күз яшьләре түксәм дә кире кайтарып булмый. Аның миңа кечкенә чагымда «багалмам» дип әйтүләрен, иртән эшкә барыр алдыннан әкрен генә кече якка кулымнан тартып кертеп, мине яшереп кенә сөюләрен, матур йөзен, күркәм, чиста, пөхтә киенеп йөрүләрен күз алларыма китереп сагынырга гына калды.

Авылдашларым турында да яхшы итеп әйтеп узасым килә. Безнең Түнтәр авылында яхшы күңелле, тырыш, эшчән, әйбәт кешеләр яши. Әнине соңгы юлга озатканда хезмәтләре кергән кешеләрнең һәммәсенә дә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Тар каберләрең киң, караңгы гүрләрең якты, рухың шат, урының җәннәттә булсын, әнием.


Олы кызы Галиябану, улы Маннур исеменнән кызы Алсу.
Казан шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250