Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Көн темасы

Утырышта

Җомга көнне Балтач район Советының җиденче утырышы булып узды. Анда түбәндәге мәсьәләләр тикшерелде:

  1. «Балтач муниципаль районының 2011нче елга кабул ителгән бюджетының 9 айлык үтәлеше һәм 2012нче елга, 2013-2014нче елларның планлы чорына бюджеты турын­да» (беренче укылыш) докладны район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урын­басары, финанс-бюджет палатасы рәисе Рафис Ильясов ясады.
  2. Балтач муниципаль районының муниципаль милкен хосусыйлаштыру тәртибе Нигез-ләмәсе.
  3. Балтач муниципаль районы территориясендә гавами сервитутларны билгеләү һәм бетерү тәртибе Нигезләмәсе.

Көн тәртибендәге бу мәсьәләләр белән район милек һәм җир мөнәсәбәтләре палата­сы рәисе Фәнил Ибениев таныштырды.

  1. Балтач муниципаль районында 2011-2015 елларга төзелгән энергияне саклау һәм аны нәтиҗәле куллану Программасын тормышка ашыруның барышы турында район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бүлеге җитәкчесе Илфат Сәгъдиев сөйләде.
  2. Балтач муниципаль районында халыкның эш белән тәэмин ителеше турында Балтач районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге җитәкчесе Илдар Зарипов доклады тыңланды.
  3. Район участок сайлау комиссияләренә хәлиткеч тавыш бирү хокукына ия булган әгъза итеп Балтач район Советы тарафыннан кандидатлар тәкъдим итү турында район Сове­тының аппарат җитәкчесе Ирек Сабиров чыгыш ясады.

Утырыш тикшерелгән мәсьәләләр буенча карарлар кабул итте. Утырышны район Со­веты рәисе Марат Хәй улы Зарипов алып барды. Көн тәртипләре буенча кабул иткән карарлар белән Балтач муниципаль районының Ьа1т.азһт.ат.аг.ги сайтында таныша аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250