Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вакыт соңарганны кичерми

Бурычлы үлмәс, чирле үләр, ләкин бу шактый зур суммада коммуналь хезмәтләр өчен ничә айлар, хәтта еллар буена түләмәгән гражданнарга карата да кулланыламы? Әнә бит Норма, Кариле авылларында яшәүче аталы уллы Әлмөхәммәтовларның бурычы 293 мең 768 сумны тәшкил итә. Бу - реаль сан.

Районыбыз халкына һәм шул исәптән, оешма-предприятиеләргә дә Балтач һәм Чепья күптармаклы торак-коммуналь хуҗалык (ТКХ) предприятиеләре хезмәт күрсәтә. Әлеге коммуналь хезмәтләр өчен түләп бару ай саен гадәти күренеш, ләкин арабызда бурычы булган торак йорт хуҗаларын гына бу мәсьәлә бик борчымый сыман. Халыкта коммуналь хезмәтләр өчен хак артуга карата ризасызлык, куңел төшенкелеге сизелсә дә, айныкын-айга түләп барырга күнеккәнгәме, һәркем киләсе ай өчен тынычлап торырга «ярата».

Чыннан да, кемнәрдер соңгы акчалары белән исәп-хисап ясаганда, икенчеләре бу хакта уйлап та кара­мый. Әгәр яшәешебез тоткасына әйләнгән ут, су, газның берсе генә булмаса да, бер режимга көйләнгән тормышыбыз кителгәндәй тоела. Соңгы вакытларда массакүләм мәгълүмат чараларында, телевидени­едә коммуналь хезмәтләр өчен бурычлы гражданнар турында еш телгә ала башладылар. Түләмәүнең сәбәпләре төрле. Гадәттә, йорт яки фатир хуҗалары спиртлы эчемлекләр белән «дус», я беркайда да эшләмиләр, яисә инде сәбәбен акча юклыкка - кризиска бәйләп калдыралар.

Бу мәсьәләгә карата Балтач ТКХ предприятиесе җитәкчесе урынбасары Фәрит Ибраһимовның да фикерен белдек:«... зур шәһәрләрдә бурычы билгеле бер суммадан арткан гражданнарны өйләреннән чыгару каралган. Бу очракта аларга тулай торактан бер бүлмә бирелә. Бу алым безнең район өчен батмый. Бүрычлыларны күчерү өчен торак мәйданнары юк. Түләттерер өчен электр чыбыкларын да өзеп карыйбыз, җылылык бирүне дә туктатып торабыз. Ләкин бик сирәк>очракта гына килеп түлиләр. Бу гаиләләрдә балигъ булмаган балалар да тәрбияләнергә мөмкин. Алар өлкәннәрнең хаталары өчен җавап тотарга, җәза алырга тиеш түгел бит», - диде.

Менә, мәсәлән, Норма һәм Кариле авылларында яшәүче Сәет Әлмөхәммәтов һәм аның улы Илнар гаиләләре дә күп балалы, аз керемле гаилә дигән категориягә керәләр. Ләкин бу коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүгә җирлек була алмый. Кариле, Әшрәфҗанов урамы 15нче йортта яшәүче Сәет Әлмөхәммәговның 186 мең 408 сум бурычы булса, ә Норма, Ленин урамы 12/1 адресы буенча теркәлгән Илнарның 107 мең 360 сум.

Әлеге мәсьәлә буенча Норма авыл җирлеге җитәкчесе Фәрит Абдрахманов белән дә сөйләшү булды. Ул: «Әлмөхәммәтовлар хакында бер уңай фикер дә әйтеп булмый, чын мәгънәсендә, оятсызлар; ваем­сызлар алар. Дәүләтнең шундый уңай мөмкинлекләр тудыруына «төкереп» карыйлар. Алар белән инде күп тапкырлар сөйләшүләр булды, ләкин түлисе дип тә белмиләр. Алар аз керемле, күп балалы гаилә буларак дәүләттән пособиеләр алалар, ник шул акчаларны законлы рәвештә турыдан-туры ком­муналь хезмәтләр өчен файдалану мөмкинлеген уйлап чыгармыйлар икән. Шулай эшләнсә, ай саен купмедер өлеше капланып барыр иде», - дип үз фикерен белдерде.

Әлеге җирлеккә тукталгач, «койрыклы»ларның исемлеген дә санап үтик инде: Кариледә күп фатирлы йортларда яшәүчеләрдән - Фидаил Сөнгатуллин (Әшрәфҗанов урамы, 7нче йорт - 71 мең 101 сум), Гүзәлия Шакирова (Әшрәфҗанов ур., 15нче йорт -22 мең 26 сум), Фәргать Зәйнуллин (Заһидуллин ур., 8нче йорт - 10 мең 281 сум), Альбина Зыятдинова (Заһидуллин ур., 20нче йорт - 25 мең 434 сум), Мансур Камалов (Пионер ур., 14нче йорт - 5 мең 647 сум).

Ә Балтач бистәсендә бурычлылар шактый булып чыкты, аларның саны 20дән артып китә. Менә алар: Ленин урамы 156нчы йортында 7, 17, 21, 22нче фатирларда яшәүчеләр Гөлсәрия Гарипова - 79 мең 894 сум, Альберт Иванов - 69 мең 253 сум, Кадрия Исхакова - 14 мең 787 сум, Наилә Ханова - 89 мең 285 сум; шул урамның 158нче йортындагы Фәния Павлова - 83 мең 600 сум; 137нче йорттан Сөнгатулла Гыйниятуллин -41 мең 449 сум; Таң урамының 2нче йортында яшәүчеләр Галия Зиннә-туллина - 87 мен, 389 сум, ә Илһам Хәкимов - 37 мең 21 сум; Төзүчеләр урамы Знче йорт гражданна­ры Ольга Матвеева- 12 мең 595 сум, Ольга Калинина- 10 мең 261 сум, Илнар Гайнетдинов - 17 мең 298 сум, Төзүчеләр урамы 8нче йорттан Нурихан Шамилов - 10 мең 72 сум, Нариман урамы 39нчы йорттан Навилә Һадиева - 17 мең 291 сум бурычлы. Кайбер гражданнар түләүне1 яки 2 ай өчен генә тоткарлыйлар, аларның тиз арада исәп-хисап ясаулары көтелә. Бурычлылар Түбән һәм Югары Ушма авылларында да очрады. Мәсәлән, Виктор Кушаевның дәүләткә бирәчәге 13 мең 716 сумны тәшкил итә. Карадуганда Тәлгать Галимов та 12 мең 897 сумлык бурычы була торып, тыныч кына яшәп ята. Бүгенге көндә Кенәбаш авылында яшәүче, элек Кариледә дә торып алган Фидаил Сөнгатуллинның барлык бурычы 78 мең сумга җыела.

Әлеге гражданнарга карата битарафлык уяна һәм хөрмәт хисе югала. Әйтерсең лә, алар соңгы тиенен исәп-хисап өчен биргән кешеләргә көлеп карыйлар. Киләчәктә бурычлылар өчен җитди чаралар күреләчәк, дип искәртә ТКХ хезмәткәрләре. Елдан-ел халыктан коммуналь хезмәтләр өчен дәүләт казнасына керергә тиешле бурычлар суммасының күләме арта бара. Мәсәлән, бүгенге көнгә район буенча бу 1 миллион сумнан артык финанс кертеме дигән сүз.

ЯСМИНӘ ШӘМСЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев