Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Өй туйлары

Хөкүмәтебез тумыштан инвалид булган, әтисе яки әнисе Бөек Ватан сугышында катнашкан райондашларыбызны яңа өйләр белән куандыра. Күптән түгел шундый чираттагы йорт Биктәш авылында гомер кичерүче Назари абый Николаевка тапшырылды.

Назари абый тумыштан ук инвалид, уналты ел инде районның социаль яклау бүлеге карамагында тора. Аяклары бик җәфалый, сызлый, борчый. Буйга да тәбәнәк. Кыскасы, ярдәмгә мохтаҗ кеше. Яңа өй салып бирүләренә куанып туялмый, иске йортта яшәгән чагын искә дә аласы килми, хәтта. Биредә исә бөтен уңайлык та бар, суы кергән, җылы суы бар, ваннасы куелган, бәдрәф өйдә. Куанычын гына күрергә язсын. Назари абый яңа өйгә инде күптән күчтем дисә дә, без килгәндә өйнең эче бик салкын иде. Ничек торасың, ничек йоклыйсың бу салкында дигәч, калын итеп киенеп йөрим, калын юрган ябынып йоклыйм, ди. Идәнендә кан җылысы да юк иде, газ мичен яңабаштан көйләтеп эшләтеп җибәргәннәр, бәлки хәзер өе май кебек җылыдыр дип ышанасы килә. Өй ишеге дә ябылып бетми иде, районнан килгән вәкилләр төзелеш оешмасына икенче көнне үк булган хаталарын төзәтергә кушты. Назари абый социаль яклау бүлеге ярдәме белән өен дә киендереп куйган, дөресрәге, туганнарын ярдәмгә чакырган. Хәйрия бүлегеннән тәрәзә пәрдәләре, өстәл-тумбочкалар биргәннәр. Идәнгә келәмнәр дә юнәтәчәкбез, диделәр. Тотылган әйберләр булса да, Назари абый өчен бик тә кулай алар. Үзе дә күптән түгел генә бистәдән кечкенә генә суыткыч сатып алган, кечкенә генә телевизоры бар. Буем тәбәнәк булганга биеккә үрелмим дигәндәй, аздан да куаныч күреп яши белә Назари абый. Әле менә районнан килгән социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина район хакимиятенең бүләген - җылы, зур одеал тапшырды, «Наз» социаль яклау үзәге директоры Гөлнара Әхмәдиева һәм «Татарстан» җәмгыятенең профсоюз оешмасы рәисе Фәрит Хөрмәтуллин да (рәсемдә) зурладылар үзен. Авыл җирлеге белән өйне салган «Водстрой» ширкәтеннән генә бүләкләргә килүче күренмәде. Башка өйләрне котларга килгәндә авыл җирлегеннән дә, төзелеш оешмасыннан да булмыйча калмыйлар иде.
Назари абыйның балачагы туган авылы Биктәштә узса да, мәктәп елларын якыннарыннан читтә үткәрергә туры килә. Укуга сәләте түбән дип, аны Арча районының Хәтнә махсус мәктәп-интернатына укырга бирәләр. Укуын тәмамлагач, кабаттан туган авылына кайта. Ишле гаиләдә тормышның авырлыгын күреп үскән Назари абый юлында очраган киртәләрне җиңеп, аяусыз язмыш белән көрәшеп яшәргә тырыша. Үзе ничек кенә авырдан йөрсә дә, төп йорттагы әнисен тәрбияләп, соңгы юлга озата. Бүгенге көндә энекәше Николай белән яши, энесенең дә төп кайгыртучысы ул. Социаль хезмәткәр Гөлчәчәк Гафуровадан да бик канәгать, җыештыра, чистарта, әйткән сүзне тыңлый, рәхимле, шәфкатьле, ди. Гөлчәчәк үзе дә аларга булышуны бер яктан үзенең төп эше дип санаса, икенче яктан мохтаҗларга ярдәм итә, изге эшләр кыла алуына куана. Иске Салавыч авылыннан кадәр җәяү йөреп эшләүләре җиңел түгелдер-түгелен, ләкин зарланмый.
Назари абыйның өе элеккегесе белән янәшә салынган. Моның өчен иске абзар-кураны сүтәргә туры килгән. Фундаментка җир казыганда кеше сөякләренә дә юлыкканнар. Тикшерү-экспертиза нәтиҗәләре буенча, ул сөякләрнең борынгы заманда күмелгән хатын-кыз мәете икәнлеге ачыкланган, чөнки кием кисәкләре дә күмү йоласын хәтерләткән. Олылар әйтүенчә, кайчандыр ул тирәдә чиркәү булган, һәм чиркәү әһелләрен чиркәү тирәсенә күмү гадәте яшәгән. Менә шундый хәл дә булып алган әле Назари абыйның өен салырга тотынганда. Инде тора башлагач, Назари абыйга чиркәүдән поп чакыртып, нигез тыныч булсын өчен тиешле дини йолаларны башкарырга туры килгән. Бу хәлгә Назари абый тыныч карый, нишләтәсең инде,барыбыз да Алла бәндәләре инде без, ди.
Назари абый йорт салып биргән өчен хөкүмәткә дә, район җитәкчелегенә дә рәхмәтле. Ике күршесен дә мактый, ярдәмчел, ди. Шулай ук җирле җитәкчеләргә дә рәхмәтен белдерә: «Абзарны сүткәндә чыккан чүп-чарны түгәргә «Татарстан» җәмгыяте рәисе Рамил Нотфуллин транспорт бирде, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рашит Насыйбуллин да территорияне тау кадәр өелгән иске-москыдан арындыру өчен тырышты», ди. Без килгәндә, чыннан да, бер чүп әсәре дә калмаган иде. Яңа өйдә яңа матур тормыш телибез сезгә, Назари абый. Йортыгызның игелеген күреп, энекәшегез белән тигезлектә, исән-сау гомер итәргә язсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250