Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа ел котлавы

Хөрмәтле райондашлар! Барчабыз да күтәренке күңел, матур хыяллар, зур өметләр белән Яңа елны каршы алабыз.

Тагын бер елны тарихта калдырып алга атлыйбыз, үткәннәргә нәтиҗәләр ясыйбыз. Тыныч күңел белән Балтачыбыз халкы 2011 нче елны зур уңышлар, нәтиҗәле күрсәткечләр һәм иминлек белән үткәрде, дип ышанып әйтә алабыз. Узып киткән ел игенчелектә, терлекчелектә уңышларга ирешүебез белән истәлекле булды. Кырларыбыздан 116 мең тонна ашлык җыеп алынды, 140 мең тонна азык берәмлегендә терлек азыгы әзерләнде, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләрендә барлыгы 52 мең тонна сөт җитештерелде. Шунысы куанычлы, мөгезле эре терлекләрнең баш санын саклап кала алдык. Әлеге күрсәткечләр авыл хуҗалыгы районы буларак һәммәбезгә дә әһәмиятле.
Яшәешебез дә уңай якка үзгәрешләр кичерә. Районыбызда балалар туу саны артуга бара, сугыш ветераннарының торак шартларын яхшырту программасы буенча нәтиҗәле эш башкарыла, йортлар салына, шәхси хуҗалыклар ныгый, һәр тармакта хезмәт эшчәнлеге елдан-ел арта бара. Тик шулай да заман таләпләренә җавап бирерлек яңа тор технологияләрне арттырып, яңалыкка омтылуны үстереп, тормышта камилләшә баруның чиге юк. Киләчәктә куйган максатларга тугры калып, яңадан-яңа уңышларга ирешергә язсын, күңелләребездә ышаныч уты сүнмәсен.
Кадерле райондашлар! Сезне барчагызны да Яңа ел белән котлыйм. Ул һәр йортка иминлек, гаиләләргә тынычлык, муллык һәм бәхет-шатлыклар китерсен иде! Сезнең һәрберегезгә рух ныклыгы, күңел көрлеге һәм сәламәтлек телим. Ил-көнебез тыныч, барыр юлларыбыз киң, туар таңнарыбыз имин булсын. 2012нче ел яңа бәхетләр белән килсен. Яңа еллар мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев