Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Яңа ел вакыйгасы" өлкәннәребез күңеленә хуш килде

Кичә 13 гыйнварда үзәк чыршы янында җырлап, биеп, күңел ачып, искечә Яңа елны бәйрәм иттек. Ә бүген инде - 14 гыйнвар көнне, әйтерсең лә, яңа елны башладык. Бүген көндез район мәдәният үзәгендә "Яңа ел вакыйгасы" дип исемләнгән театраль-тамаша булды.

Әлеге тамаша декабрь азагында районыбыз халкына тәүге тапкыр күрсәтелгән иде инде. Күп кенә тамашачыларыбызның һәм өлкән яшьтәге райондашларыбызның сорауларын исәпкә алып, тамаша кабатлап күрсәтелде. Бертөркем мәдәният ветераннары һәм авыл клублары, мәдәният йорты хезмәткәрләре, "Наз" тернәкләнү бүлекчәсендә дәваланучы өлкәннәр концерт-тамашаны яратып кабул итте. "Эх, телевидение чакыртырга, ТНВдан күрсәтергә кирәк сезне. Спектакль караган кебек булдык, артистларга әверелеп беткәнсез бит инде, рольгә кереп, бик булдырып уйнадыгыз. Афәрин! Сәхнә бизәлеше дә үзенчәлекле, матур итеп башкарылган, - дип район мәдәният үзәге хезмәткәрләрен мактый-мактый, рәхмәтләр әйтеп, рухланып таралышты өлкәннәребез. Чыннан да, ихлас сүзләр иде бу.
Фотоларны тулы күләмдә биредә карый аласыз: Яңа ел тамашасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250