Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа елның тәүге көнендә

Рәсәй Президенты Владимир Путинның чираттагы котлау хатын Иске Салавыч авылында гомер кичерүче Шәмсеруй Мөхәммәтгали кызы Шакирҗанова 95 яшьлек юбилее уңаеннан, нәкъ 1 нче гыйнвар көнне кабул итеп алды.

Юбилярны котларга һәм бүләкләргә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Вакыйф Зәкиев, социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина, Салавыч авыл җирлеге башлыгы Рашит Насыйбуллин, «Татарстан» җәмгыяте җитәкчесе Айнур Нотфуллин килде.
Шәмсеруй әби озак еллар үз чорында «Социалистик Татарстан» дип йөртелгән туган колхозында бозау караучы булып эшләгән. Хәзерге вакытта авылның мөхтәрәм абыстае. Төп йорттагы улы гаиләсендә бәрәкәтле гомер кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250