Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Салавычта Яңа ел

Яңа Салавычта авыл тарихында моңарчы күзәтелмәгән күңелле чара - саф һавадагы Яңа ел маскарады узды.

Бәйрәмгә әзерлек бер ай кала башланды: лотерея билетлары сату, бүләкләр алу, бәйрәм узасы мәйданчыкны матурлау, сыннар катыру. Шушы вакыйгаларның үзәгендә кайнагангамы, бу бәйрәм үземә дә искиткеч күңелле булып тоелды. Авылдашларыма карата хөрмәтем тагын да артты. «Әгәр кечегездән килсә, ярдәм итә алмассызмы?», дигән белдерүне куюга, кем ничек булдыра ала, шулай ярдәмгә ашыкты.
Бәйрәм узасы көн үзәк өзгеч салкын булса да, авыл гөрләп торды: берсеннән-берсе күңелле уеннар, матур җырлар, биюләр, маскалар Яңа Салавычны йокысыннан уятты. Балаларга аеруча да җигүле атка утырып килгән Кыш бабай белән Кар кызы ошады. Гомумән, яңа салавычлылар рәхәтләнеп уйнадылар, җырладылар, бүләкләр оттылар. Кичке 9да бар кеше көткән бәйрәм салюты тирә якка, әйтерсең лә: «Яңа Салавыч әле дә яши, мәктәпсез, клубсыз булса да, алга таба атлый!», дип сөрән салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев