Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа Салавычта яшәүче Вәлиевлар үз хуҗалыкларында 35 баш мөгезле эре терлек асрыйлар

2006 елда ИП булып, үз эшен башлап җибәрә Наил.

Үзенең Газеле белән Киров өлкәсеннән бозаулар алып кайтып сату белән шөгыльләнә. Хөкүмәт бирә торган грантлар турында ишетүгә, бу эшен ташлап, КФХ оештыра. Зур күләмдә кредитлар алып, 30га 12 метрлы зур, заманча абзар төзи, документлар туплый.
Бу мәшәкатьләр ике елга сузыла. Әмма тәвәккәл егет ярты юлда туктап калмый. "Бер башлагач, ташлап булмый бит инде", - ди ул. Нәтиҗәдә 500 мең сумлык грант ота. 2 миллион 800 мең сумга төшкән абзар бәясе янында кечкенә сумма булып күренсә дә, Наил: "Ул бик вакытлы һәм кирәкле булды", - ди.
Бүген аның хуҗалыгында ике сыер, 33 ит токымлы үгез һәм таналар бар. Абзарлары бик уңайлы итеп төзелгән, барысы уйланылган, җылытылган, тирес чыгару җайланмасы, саву аппараты көйләнгән. Билгеле, кул хезмәте дә җитәрлек. Тормыш иптәше Фирдия белән бар эшне үзләре эшлиләр. Бер тапкыр малларны ашату-асларын җыештыру өчен кимендә ике сәгать вакыт кирәк икән.
Әлегә үзләренең җирләре юк. Читтәге бакчаларда үскән печән көндәлек ашатуга да бетә, диләр. Печәнне Кировтан үзләре алып кайта. Үткән ел 60 рулон печән, 30 рулон салам сатып алганнар, әле дә бар, терлек азыгына кытлык булмады, диләр. Фураж-биоөстәмәләрне, интернет аша белешеп, төрле урыннардан алып кайталар. Якынча исәпләп караганнар, бер ел терлекләрне ашатуга өч үгез "кереп бетә"...
Әлегә кадәр проблемалар булмаган, яңа закон көченә кергәч, сую-урнаштыруда кыенлыклар булмасмы, дип борчылалар.
Бу өйдә һәркемгә эш җитәрлек. Кызлары Алинә, Гөлинә әлегә имтиханнар белән мәшгуль, кечкенә Зилия исә барысына "булышчы". "Тайфун"нары исә сак хезмәтендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250