Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа зират һәм тротуарлар булачак

Район җирлегендә референдумнар үткәрелеп, халыктан үзара салым акчалары җыю башланды. Редакциябезгә әлеге мәьәләгә кагылышлы сораулар белән еш мөрәҗәгать итәләр. Райондашларны, бигрәк тә бистәдә яшәүчеләрне җыелган акчаларның күләме һәм нинди эшләр башкарылачагы кызыксындыра.

2015 елда Балтач шәһәр җирлеге халкыннан җыелган үзара салым акчасына Ялтра урманы астында 10 гектарлы мәйданда яңа зират булдырылачак. Әлеге зират урыны Кече Лызига бара торган юлның сул ягында булачак. 8 гектар мәйданы мөселман зираты буларак, ә калган 2 гектары христиан динендәгеләр өчен дип рәсмиләштереләчәк. Зиратның төп ике керү юлы булчак, койма белән әйләндерелеп алыначак. Әлеге эшләрне башкару өчен район җирлегендәге төзелеш оешмалары арасында игълан ителгән тендерны шәхси эшмәкәр Радик Закиров җитәкләгән "Энергетик" оешмасы отты. Бу оешмага 3 миллион 266 мең сум акча бүлеп бирелде. Тиешле таләпләр буенча 1 июльгә объект тапшырылырга тиеш", дип белдерде Балтач шәһәр җирлегенең башкарма комитеты җитәкчесе Илдар Габдрахманов.

Җитәкче сүзләренә караганда, үзара салым акчасын җыюга халык актив катнашса, кимендә 1 миллион сум акча җыелырга тиеш. Республикадан бирелә торган ярдәм өлешен дә кушып, безнең бюджетка барлыгы 5 миллион сум акча керәчәк. Ләкин бер искәрмәсе бар - үзара салым бер ай эчендә җыелып бетәргә тиеш! Быелгы үзара салым акчасы бистә урамнарына тротуарлар төзелешенә бүленәчәк. Ленин урамында - редакциядән алып, Нариман урамы борылышына кадәр; Совет урамында - район эчке эшләр бүлегеннән алып, мәктәпкә кадәр; Нариман урамында - сул яктан буеннан-буена тротуарлар эшләү күздә тотыла. Димәк, бердәм булганда төзек юллардан йөриячәкбез!
Искәрмә: үзара салымнан Бөек Ватан сугышы ветераннары, һәм 1нче группа инвалидлар азат ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250