Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Ягез әле, әбиләр!»

Әбиләребез безнең серле дә, кабатланмас та, сөйкемле дә хатын кызлар! 2нче декабрь көнне Яңгул мәдәният йортында «Ягез әле, әбиләр!» дигән кичә булып үтте.

Бу кичәгә авылыбызның сөйкемле әбиләре чакырылды. Алар зур алкышлар астында сәхнәбез гүренә урын алдылар. Менә алар: Сания апа Гарифуллина, Рүзилә апа Габдрахманова, Гүзәлия апа Вәлиева, Алсу апа Сабировалар. Аларның йөзләре шат, бәйрәмнән ниндидер могҗиза көтүләре чагылды, Әбиләребез барысы да балалар үстереп, олы тормыш юлына аяк бастырып, бүген оныклар тәрбияләүдә ярдәм итүчеләр. .Алар үзләренең һөнәрләрен, уңганлыкларын төрле биремнәрдә күрсәттеләр. Әбекәйләребезнең талантларын, җитезлекләрен күреп сокландык. Әлеге гүзәл затлар үзләренең чыгышлары белән гаиләләрендә кадерле әби, газиз дәү әни булуларын исбатлый алдылар.
Әбиләр хөрмәтенә багышлап Әнисә Хәбибрахманова, Илүсә Миңнемуллиналар башкаруында моңлы җырлар яңгырады.
Әбиләрнең һәрчак күңелләре көр, җаннары тыныч, гаиләләрендә иминлек булсын. Менә шулай озак еллар сәламәтлеккә кинәнеп, күңел җылысының нурын сүндермичә, яшәеш чыганагы булып гомер итәргә язсын аларга!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев