Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшы кебек тоелса да... авылның проблемалары да юк түгел («Хезмәт» десанты -2)

Тормышлары җитеш кебек тоелса да, авылның проблемалары да юк түгел.

- Мәктәп балаларын Чепьяга автобус йөртә, әмма Мельничная авылына кадәр юллар бик начар. Авыл эчендәге юлдан да яңгырлы көннәрдә йөри торган түгел, ди сизнерлылар. Авылның бер өлешенә өч ел элек вак таш салган булганнар үзе.
- Кәрәзле телефоннан да сөйләшә алмый тилмерәбез. МТС тоткан урында тота, тик анысы да еш өзелә, - диләр.
Шөкер, Сизнерда сусызлыктан тилмермиләр. Тик барлык авыл халкын су белән туендыручы чишмә генә бүген ташландык хәлдә.
- Бер өмә ясап ничек тә төзекләндерәсе иде, - диделәр алар очрашу вакытында.
Өч чит тел үзләштерәләр
Авылда балалар бакчасы булмау да зур проблемаларның берсе булып тора. Ярый да әби-бабайлы йортта әти-әни эшкә тыныч күңел белән китә. Ә яшьләргә нишләргә? Аның өстенә әле мәктәпкә әзерлек дигән мөһим моментны да онытмаска кирәк.
Киләсе уку елына Сизнер мәктәбен мәктәп-бакча комплексы итеп ремонтларга дигән сүз булган. 1966нчы елда төзелгән мәктәп инде шактый тузган.
- Бүген мәктәптә 7 бала укый. Узган уку елында 4нче сыйныфны бер бала тәмамлады, быел исә 1 бала укырга керә. Татар һәм инглиз телләрен килеп, ә калган фәннәрне Ольга Трокова белән бүлешеп укытабыз - ди директор Таисия Ермолаева.
Димәк, туганнан алып бары удмурт телендә генә аралашкан бала мәктәпкә укырга керү белән татар, рус, инглиз телләрен дә өйрәнә башлый. Бу исә, өч чит тел үзләштерә дигән сүз.
Йомгаклап...
Табигатьнең иң матур почмагына урнашкан Сизнер авылы бүген әнә шулай яшәп, тырышып эшли, зарлануны белми, яхшыга өметләнә. Кул кушырып, күктән пилмән яуганны көтеп утырмый, үз көнен үзе күрергә тырыша. Бу тырышлык исә авылга икенче сулыш бирә, иртәгесенә ышанычны арттыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250