Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яхшылык эшләү — саваплы гамәл

Яман чир белән көрәшүче Алинә Бариевага матди ярдәм итү йөзеннән, 5 февраль көнне Дорга авылы мәдәният йортында «Яхшылык эшләргә ашык» дип исемләнгән хәйрия концерты булды.

Пыжмара мәктәбе коллективы әлеге укучы кызга булышу өчен эчтәлекле һәм бик матур концерт оештырганнар иде. Алып баручыларның һәрбер сүзе күңелләрнең иң түренә үтеп кереп, күзләрдән яшьләр акты. Элек-электән әлеге авыл халкының бик ярдәмчел булуын белә идем, ул кичтә алар үзләренең бу сыйфатка ия булуларын тагын бер кат раслап күрсәттеләр. Зал шыгрым тулы булып, һәрбер чыгыш көчле алкышларга күмелде. Хәйрия концертын акча җыю максатыннан гына үткәрелә дип уйлау дөрес эш түгел, әлеге мәдәни чараны оештырган һәр кеше бик саваплы эш башкарып, Алинәгә көч биреп тора.

Фәридә Петухова,
Дорга авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250