Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якташ шагыйрәбез – бездә кунакта

15 февральдә Норма уртамәктәбенеӊ «Каурый каләм» түгәрәгенә йөрүче укучылар районыбыз шагыйрәсе Мәгъмүрә Хөрмәтуллина белән очрашукичәсе үткәрделәр.

Очрашуда алар шагыйрәнеӊ тормыш юлы, иҗаты белән якыннан таныштылар, шигырьләрен яттан сөйләделәр, үзләренеӊ иҗат җимешләрен тәкъдим иттеләр. Шагыйрәнеӊ ятим балачагын, үзләре яшендәге кызныӊ авыр сөт чиләкләре күтәреп фермада эшләвен күз алдына китереп бер тетрәнсәләр, гаиләсендәге зур югалтулардан соӊ җан авазы белән язылган шигырьләрен тыӊлап кабат күӊелләре тулды. Мәгъмүрә апа нинди генә кыен чакларда да югалып калмаска, сабыр булырга өндәде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, кайбер шигырьләренеӊ язылу тарихы белән таныштырды.
Әлеге очрашуныӊ истәлеге итеп, аӊа багышлап язылган шигыремне тәкъдим итәм.

Мәгъмүрә апага

Тормышыӊда авыр чаклар
Шактый булган.

Күзләреӊнән ачы яшьләр
Бик еш тамган.

Тик шулай да сабыр булып
Калгансыӊ син.
Башыӊ ими горур була
Алгансыӊ син.

Кыен чакта якыннарыӊ
Терәк булган.
Дус-ишләреӊ сабырлыклар
Теләп торган.

Хисләреӊне тезгәнсеӊ син
Ак кәгазьгә.
Шигырьләреӊ мирас булып
Калыр безгә.

Күпләр өчен үрнәк синеӊ
Саф күӊелеӊ.
Теләкләреӊ, киӊәшләреӊ,
Туры сүзеӊ.

Сәламәтлек ташламасын
Сине бер дә.
Озак яшә, балаларыӊ
Кадерендә.

Киләчәктә юлдаш булсын
Тик шатлыклар.
Рәхәт яшә, кайгы күрмә
Син картлыкта.
Гөлназ Фәйзрахманова,
Норма урта мәктәбенеӊ
«Каурый каләм» иҗат
түгәрәге җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250