Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Якты маяк булып каласыз!

(Бакый Зыятдиновка багышлана)


Үрнәк әти, сөйкемле дәү әти,
Оста җитәкче Сез, мөгаллим.
Тынгы белмәс сокланырлык шәхес,
Эшегез белән Сез бит чын галим!

«Бакый абый мәктәбе»ндә эшләп,
Сокландым мин Сезнең талантка.
Сез - капитан, ә мәктәпнең үзен
Охшаттым мин зур бер корабка.

Җилкән киереп, һаман алга барды,
Сез идарә иткән бу «кораб».
Дөнья гизде, төрле җирләр күрде,
«Маршруты» булды бик ерак.

«Каютасында»гы пассажирлар
Казаннарны бик күп айкады,
Операда булды, театрда,
Музейларны бик күп таптады...

Оренбург, Мәскәү, Прибалтика...
Тукталышлар бик күп, хисапсыз.
Сезнең «кораб» һаман йөзә шулай
Алга бара һәрчак туктаусыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250