Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ямьле дә соң Бөрбашыбыз!

Соңгы елларда авылыбызда өлкәннәрне дә, балаларны да куандырырлык, истә калырлык вакыйгалар күп булды. Иң беренчесе, инде ничә еллар авыл халкының үзәгенә үткән юллар мәсьәләсе хәл ителде - юлларга таш җәелде, асфальт түшәлде. Икенче зур куаныч - Бөрбашта күп еллар көтелгән заманча яңа мәктәп төзелде. Нур өстенә нур дигәндәй, быелның октябрь...

«Күмәк көч тау күчерә» дигән әйтем бар. Менә шул күмәк көчне хәрәкәткә китерү өчен сүзе үтәрдәй, нинди генә авыр киртәләргә очраса да чигенми торган, изге ниятенең үтәләсенә үзе дә ышанган, башкаларны да инандыра ала торган шәхесләр булуы кирәк. Бөрбаш авылында андый шәхесләр бар.
Югарыда санап үтелгән куанычлы үзгәрешләрнең сәбәпчесе һәм бу изге эшләргә үзеннән иң зур өлеш кертүче кеше - авылыбыз имамы Җәлил хәзрәт Фазлыев булды. Җәлил хәзрәтнең инициативасы, хәер-фатихасы белән башланган эшләрне тормышка ашыруга төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең - район һәм авыл хуҗалыгы җәмгыяте җитәкчеләре, мәгариф бүлеге һәм җирле үзидарә хезмәткәрләре, авыл халкы, укытучылар, техник хезмәткәрләр, пешекчеләр, югары сыйныф укучыларының да өлеше керде. Әлбәттә, мәктәп төзелешендә йөкнең иң авыры мәктәпнең тынгы белмәс директоры Бариева Гүзәл Галимулловнага туры килде.
Яңа мәктәпне салу урыны турында төрле вариантлар каралса да, ул иске мәктәп урынына төзелде.
Авылга нур чәчеп, моңлы азан тавышы яңгыратып, яшен-картын үзенә тартып торучы хәзерге мәчетебез дә 1988 елда сүтелгән иске мәчет урынына төзелә. Шушы чордан башлап ул дини белем - тәрбия үзәгенә әйләнде.
Җәлил хәзрәтнең фидакарь хезмәт нәтиҗәсе бу. Әгәр безнең авыл мәчетенә балалар, яшьләр, өлкәннәр теләп йөри икән, бу да аның хезмәт «җимешләре». Ходай биргән сәләте, күпкырлы таланты белән бергә бар тырышлыгын җыеп, ул буыннар чылбырының төзеклеген тәэмин итү өчен дә күп эш башкара: балага исем кушканда ук әти-әнисенә иманлы бала тәрбияләү буенча наказын җиткерә, балалар бакчасына Кыш бабай булып барып, теле дога белән ачылган баланың иң беренче догасын сөйләп күрсәткәне өчен бүләкләрен өләшә, 1нче сыйныфка укырга кергән балалар да игътибарсыз калмый, «Соңгы кыңгырау» бәйрәмендә дә балалар хәер-фатиха, изге теләкләр белән Җәлил хәзрәт катнашында озатыла. Гаилә корган яшь парларның никах мәҗлесендә дә яшь парларга, ике якның әти-әниләренә иң кирәкле киңәшләрне бик матур һәм үтемле итеп җиткерә белә. Хәзрәтебезнең мәшәкате күп булса да, ул иң беренче урынга һәрвакыт авыл халкына хезмәт итүне куя. Мәчеткә килеп җитә алмаган авыл агаен иман йортына тарту өчен ул аның өенә 1-2 тапкыр түгел, кирәк булса 10 тапкыр да бара, мәҗбүр итеп, оялтып түгел, кешене күңеле белән «миңа чынлап та мәчеткә бару кирәк икән» дип ышандырганчы тырыша.
Мәчет мәктәп белән тыгыз элемтәдә, мәктәптә әхлак дәресләре укытыла, май азагында 5-6 сыйныф укучылары Болгарга сәяхәткә бардылар, балаларның тарихи Болгар җирендә укытучылары һәм мәктәп директоры Гүзәл Галимулловна белән сафларга басып, өйлә намазы укуларын күреп, экскурсиягә килүче милләттәшләребез соклануларын белдерделәр, һәркемнең күңеле нечкәрде.
Авылда өченче ел рәттән (соңгы ике елы мәктәп базасында) мөселман балаларының җәйге ялы оештырыла. Быелгы Сабантуйга Җәлил хәзрәт тырышлыгы белән 200 мең сумнан артык акча җыйналганын һәм Сабантуйның балалар, өлкәннәр, килгән кунаклар күңеленә бик хуш килгәнен дә әйтеп була. Ә бу Сабантуйда матур түбәтәйләрен, ак яулыкларын бәйләгән, оныкларын җитәкләгән чал чәчле әби-бабаларның шушындый көннәрнең килүенә куануларын күрү үзе нинди зур бәхет!
Әнә шулай, Бөрбаш авылы елдан-ел үсә, матурлана. Үсеп килүче буын да әти-әниләре, әби-бабаларының шушы язмада санап үткән изге эшләрен, хезмәт җимешләрен, матур традицияләрен саклап, аларга лаеклы алмаш булырлар дип ышанасы килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250