Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ярминкәдә бар да бар

Районыбыз ярминкәчеләре узган атнаның шимбәсендә башкалабыз Казанда да, Балтач бистәсе белән Чепья авылында да җиң сызганып сату итте.

Рәсемдә: Тукай исемендәге җәмгыятьнең терлек итен халык бик яратып алды.

Инде менә икенче мәртәбә райондашларыбыз үз җирлегебездә җитештерелгән азык-төлекне, көнкүреш кирәк-яракларын, печәнен, саламын, ашлыгын сатып алалды. Иртә торсаң ит пешә, соңга калсаң бит пешә, дигәндәй, иртәнге сәгать җидедә үк ярминкәгә килүчеләр теләгән бар тауарын да алды, ә менә соңарганнар, гафу итсеннәр, йоклап калды. Авыл җирендә җитештерелгән продукциягә ихтыяҗ шулкадәрле күп ки, кайбер продукцияне, әйтик, ит, яшелчә, ашлыкны, ә дигәнче алып та бетерәләр. Өлкәннәр ярминкәгә бик теләп йөри - сумкаң авыр булса, социаль яклау хезмәткәрләре ярдәмгә килеп җитәләр, йөгең авыр икән, «Социаль такси» белән өеңә кадәр үк тә илтеп куялар. Ярминкәне бу юлы гаять тә күңелле итеп оештырганнар: мәдәният үзәге хезмәткәрләре күңелләргә үтеп керерлек итеп концерт хәзерләгән, шул музыка астында шамакайлар да халыкның күңелен күреп йөри. Рәсемдә сез Кече Лызи мәктәбеннән килгән һәм үз тауарларын халыкка тәкъдим итүче шамакайларны күрәсез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250