Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшелчәче, хәбәрче...

Иске Салавыч авылында гомер кичерүче Рамазан Фәрзиевны белмәүчеләр юктыр ул. Шулай да җәмәгатьчелек фикере белән кызыксынып алдык. Исемен ишетүгә үк, Салавычныкымы, укытучымы, кыяр үстерүчеме, бәбәй караватлары ясаучымы, күпчелеге газетага язучымы, дип, аны да белмәскә инде дигәндәй, сорау-өндәү катыш карашларын безгә төбәде.

Инде менә алтмыш яшь тулды үзенә, ул һаман да иҗат рухы белән яна, тарихын да яза, шигырен дә иҗат итә. «Кошларны каршылап» исемле беренче язмасы 1966нчы елда «Хезмәт» газетасының 17 апрель санының алгы битендә иң алгы планда басыла. «Аның беренче хәбәре» дигән рубрика да куела. Ул вакыттагы Рамазан Фәрзиев 7нче сыйныф укучысы була. Димәк, Рамазан әфәнде инде менә 46 ел безнең белән элемтәдә тора. Мәктәптә укыган чагында «Яшь хәбәрчеләр» түгәрәген җитәкли. Аны өлкән пионервожатый Җәмилә Сибгатуллина «Яшь хәбәрче» стена газетасының редакторы итеп билгели. Газетаның актив хәбәрчесе булуы белән чиксез горурланып яши ул. Мәктәптә укыган елларында район хәбәрчеләре җыенында «Яшь корреспондент» дигән китап бүләк итәләр үзенә, берчак шулай шул китапны безнең редакциягә алып килгән иде, «Рамазан абый, бик яхшы китап икән бу, безгә генә калдырчы», дибез, «Юк, бирмим, үз гомеремдә иң кадерле бүләк ул минем», дип, күкрәгенә үк алып кысты. «Иҗатны мин беркайчан да акча чыганагы итеп күрмәдем, - ди¬яргә ярата ул.- Ходайдан иңгән сәләтемнән гомер көзләремә җиткәч тә аерыла алмыйча яшим». Яшь чагында журналистикага керергә өндәүләр, редакциягә эшкә чакырулар да күп була. Ләкин ул ир-егет өчен җитдирәк һөнәр сайларга тырыша, армиядән кайткач та колхоз¬га эшкә урнаша, читтән торып белемен ныгыта. Рамазан абый тынгы белмәс, эшкә булган, тормышы, гаиләсе өчен янып-көеп яшәүче кеше. Бераз гына вакчыллыгына, ягъни һәрнәрсәне җиде кат үлчәп каравына түзсәң, менә дигән кеше инде ул үзе! Якыннан белеп әйтәм, чөнки улы Раушан белән бер сыйныфта белем алдык, укытучым да әле ул минем. 20 елга якын мәктәптә сызым, рәсем фәннәреннән дә укытып алды, егетләргә хезмәт дәресендә һөнәрләргә өйрәтте, агачтан төрле әйберләр ясау серләренә төшендерде. Чып-чын һөнәрче ул Рамазан абый. Аның өенә керсәң, исең-акылың китә, үзе ясаган кухня җиһазлары, карават, йокы бүлмәсе җиһазлары үзе нык, үзе чыдам, кибеттә эзләп тә бу кадәрле экологик яктан чиста тауарлар тапмассың! Бәбәй караватлары ясап, оныкларын кинәндерде. Өе дигәннән, Рама¬зан абыйның өенең икенче катына менсәң, һич төшәсең килмәс, чөнки тәрәзәгә баксаң, шулкадәрле матур панорама ачыла - Салавыч авылының ямь-яшел тау битләре, уҗым басулары, наратлыгы, каенлыгы, җәйрәп яткан Шушма елгасы, чишмәләре... Кирәк бит ә, шушындый мәһабәт өйләр җиткереп, туган авылының гүзәл табигатенә сокланып яшәргә! Ә инде өенең подвалына төшсәң, анда тулы бер җиһаз ясау цехы диярсең! Бакчасына чыксаң, кыяр-помидорның, яшелчәнең нинди генә сорты юк! Булса да булыр икән бу кадәрле уңган кеше. Әлбәттә, гаилә дигән ныклы тылың булмаса, адәм баласы үзе генә хоббиларын әллә ни тормышка ашыра алмас иде. Рамазан абый ул яктан бәхетле, уңган-булган хатыны Гөлҗиһан янәшәсендә (рәсемдә), нәсел дәвамчысы - улы Раушан Чапшар кызын яр итеп, әти-әнисе белән бергә тора, өч бала үстерәләр, Рамазан абый белән Гөлҗиһан апаның ике кызы да әллә ни ерак китмичә, Балтач җирлегенә кияүгә чыгып, матур гына тормыш кордылар, балалар үстерәләр. Бу йортта тагын бер гаилә әгъзасы яши - гаять тә олуг хөрмәткә лаек 91 яшьлек әниләре Галия әби ул. Бәлки әлеге нигездә ил-көнгә изгелек теләп торучы намаз карчыгы булганга күрә бу йортта бәрәкәт, тынычлык хакимлек итә, эшләре уң бара торгандыр. Хәер-догадан башка гына тырышып-тырышмый үргә менеп булмый шул әле ул. Әнә шулай, тормышы бөтен, дөньясы җиткән дияр идең Рамазан абыйның, юк бит, Рамазан абый һаман чабуда, тарих елы, авыл тарихын, аның кешеләрен өйрәнергә-язарга кирәк, әнә шуларны һәм элекке хезмәтләремне туплап берәр җыентык та чыгарасым килә, ди. Ясап бетерәсе җиһазым бар, башлап кына куелган килеш, дип ашыга, әле аннан, әле моннан, - Мәскәүдән кадәр төрле сорт яшелчә орлыклары кайтартып, үстереп карый. Инде алтмышка җитсә дә гел эшлим, дип атлыгып тора. Балачагының авыр елларын, ятимлек ачысын шул рәвешчә хезмәт илә һөнәр белән җиңәргә өйрәнгән шул инде ул. Ходай аны сәламәтлектән, гаилә бәхетеннән аермасын. Районда гына түгел, республикага танылган актив хәбәрчебезне (кышкы чорда Рәсәй телевидениесенә күркәм, эшчән гаилә буларак төшереп киттеләр үзләрен, газета-журналлар да аның хакта даими язып тора) чын күңелдән гомер бәйрәме белән тәбрик итәбез, иҗатында уңышлар, гаиләсенә иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250