Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшисе иде бит

Бөтен җиһан ап-ак йомшак карга төренгән. 20нче декабрь, сәфәр ае, җомга көн. Шушындый изге көнне безнең кадерле әтиебез Гафурҗан Йосыф улы Хаҗиев ахирәт дөньясына күчте.

Тормышның бөтен авырлыгын күреп, эштән тәм, тормыштан ямь табып яшәде әтиебез. Үзенең хезмәт юлын туган колхозында башлап, алны-ялны белмичә, лаеклы ялга чыкканчы шушында хезмәт куйды. Авыл халкы белән дус булып, ярдәмләшеп яшәде. Ул тәвәккәл, эшчән һәм туры сүзле булды. Безне, өч баласын исән-сау үстереп, кеше итте. Балаларының, оныкларының игелеген күреп, әниебез белән бер-берсенә терәк булып яшисе дә, яшисе иде бит...

Кадерле әтиебезне соңгы юлга озатырга авылыбызның бөтен кешеләре, күрше-тирә авыллардан дуслары, хезмәттәшләре, классташлары килгән иде. Авыр һәм олы кайгыбызны уртаклашырга килгән туганнарга, кода-кодагыйларга, күршеләргә, дусларга, элеккеге хезмәттәшләренә, «Игенче» күмәк хуҗалыгы идарәсенә, «Алсу» кибете җитәкчеләренә, мәктәп коллективына, авылдашларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Әтиебез, авыр туфрагың җиңел, урының җәннәт түрендә булсын!
ХАҖИЕВлар гаиләсе
Карадуган авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250