Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яшьлек буйлап

Сагынып сөйләр матур мизгелләре һәм кешенең ихтыяр көчен сыный торган сынаулары булган гомер агышлары Илфат Хәйдәровичны 50 яшьлек күркәм юбилеена алып килде.

Юбилей алды көннәрендә очрашып сөйләшүебез балачак елларыннан башлап бүгенге көнгә кадәр сәяхәт итүдән гыйбарәт булды. Үзенең «артышлык» дип аталган ямьле болыны, терәлеп торган урманы, дистәләгән чишмәләре булган, табигатьнең иң матур урынына урнашкан Чапшар авылында 1963нче елның 16нчы февралендә дөньяга килгән Илфат Хәйдәр улы Әсәдуллин болай дип сүз башлады:
- Тормышымда матур мизгелләр дә, зур сынаулар да күп булды. Әмма якты дөньяларда яшәү, тормышта үз урыныңны табу һәм кешеләргә яхшылык эшли алу адәм баласы өчен иң кыйммәт хәзинә һәм мин шулар белән бәхетле дә.
Илфат абыйлар гаиләдә дүрт бала үсә. Әтисен югалтканда аңа нибары 7 ай була. Бер-сеннән-берсе кечкенә 4 бала белән тол калган Мөнирә апага тормыш арбасын җигелеп тартырга, бер ялгызы балаларын аякка бастырырга туры килә. Әмма олы йөрәкле, изге җанлы туганнар булу әлеге авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
- Әтинең апасы Рәхимә безнең хакка кияүгә чыкмады, гомер буе сыер савучы булып эшләде. Әни һәм безнең өчен зур терәк булды ул. Шулай ук әтинең энесе Ягъфәр, Мәхмүт абыйларның да ярдәмнәрен тойдык. Мең рәхмәт аларга, авыр туфраклары җиңел булсын, - дип искә ала Илфат абый.
Үзләренең 7-8 балалары булган килеш тә, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер торучы туганнар булышлыгы бик кирәк була шул ул чорда. Тормыш дәвам итә. Яшьтән үк тырыш булганда гына тормышның да алга барганын күреп үсә Илфат. Һәм үзенә зур максатлар куя. Мәктәптә укыганда бик сәләтле укучы була ул. Бигрәк тә математика, физика, химия кебек төгәл фәннәрне үз итә.
- Мәктәптә укыганда хыялым физика-математика укытучысы булу иде. Тик буем кечкенә булгач, остазларым миңа «укучылар арасында син күренмәссең, инженер бул», дип киңәш бирделәр. Шунлыктан Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механика бүлегенә юл алдым, - ди Илфат абый.
- Хыялларыгызга хыянәт итү булган түгелме соң бу?
- Һич кенә дә юк. Хыялларым минем урау юллар аша чынга ашты.
Институтны кызыл дипломга тәмамлаган Илфатка ремонт кафедрасында калырга тәкъдим ясасалар да, күңеле авылга тарта, көзгә үк армиягә дә китәсе килә. Армиягә киткәнче Тимирязев исемендәге күмәк хуҗалыкта инженер булып эшли. Хәрби хезмәт исә Оренбург шәһәрендә ракета гаскәрләре өчен кече командирлар әзерли торган курсларда уку белән башланып китә. Аннан соң Украинага ракета гаскәрләре хәрби академиясенең уку-шөгыльләнү үзәгенә җибәрелә.
- Язмыш шаяруы булгандыр инде, без килеп урнашуга бер сәгать тә үтмәде Чернобыль атом электростанциясендә шартлау булды. Шуннан башланды инде мәхшәр. Җирле халык радиациядән качу өчен чабыша, ә без хәрби кеше булгач, гел постта. Җил юнәлеше Белоруссия, Көнбатыш Европа илләренә булганлыктан, нурланыш безнең өчен артык зыянлы булмады, - ди әңгәмәдәшем армия елларын искә алып.
Армиядән кайткач «Сельхозтехника»да эшли. Ә 1988нче елда СПТУга математика-информа-тика укытучысы итеп чакыралар. Яшь белгеч тырышлыгы белән уку йортына 16 компьютер кайта. СПТУ лицей статусы алгач, техник- механиклар һөнәренә укыту башлана һәм җитәкчелек Илфат Хәйдәровичка махсус техник фәннәрне укытуны ышанып тапшыра. Соңрак ул укыту-тәрбия буенча директор урынбасары булып эшли. Укытучылык эшеннән тыш, җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша. Быел лицейда эшли башлаганына да 25 ел булган. Нәкъ чирек гасыр элек үз эшенә ничек бирелгән булса, хәзер дә шулай. Укучылар өчен, коллектив өчен, лицей өчен дип эшләгән мәле. Ә аның башкарган хезмәтләре, кылган яхшылыклары аз түгел. Күпсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыклары, укучыларының олимпиадаларда алган призлы урыннары һәм мәдәни чараларда актив катнашып, лицей данын яклаулары һәммәсе дә моның ачык мисалы. Ә үз эшенең чын фанаты булган шәхес өчен моннан да кыйммәтрәк байлык юк.
Юбилярның зур сынаулар аша узып та, тормышны яратуы һәм ышаныч хисе белән яшәве сокланырлык та, гыйбрәт алырлык та. Ә моның төп сәбәбе - хәер-хаклы әнисе Мөнирә, һәрчак ныклы терәк булган тормыш иптәше Гөлфинә, үтә дә ярдәмчел абый-апалары, әтисен алмаштырган киң күңелле Зөфәр һәм Рәфыйк җизнәләренең бер-берсенә ярдәм итеп, аңлашып яшәве. Киләчәктә дә мул тормышта яшәп, әле бик күп юбилейларны якыннарыгыз янәшәсендә каршы алырга язсын сезгә, Илфат абый.
Рәсемдә: Илфат Әсәдуллин олуг юбилеен зур уңышлар, күркәм хезмәт нәтиҗәләре белән каршылый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250