Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Язмышларны булмый үзгәртеп

Язмышларны үзгәртергә теләсәң дә, бу һич кенә дә мөмкин эш түгел. Янәшәңдә олы йөрәкле кешеләр булу өлешеңә язылганнарны җиңәргә ярдәм итә.

Куныр авылында яшәүче Айдар Һадиев тумыштан инвалид. Әле ярый Ходай ишетү, күрү, үз аяклары белән йөрү бәхетеннән мәхрүм итмәгән. Абыйсы Сәгыйтҗан, аның хатыны Минзәлия бик хөрмәт белән тәрбиялиләр. Балалар да Айдар абыйларын бик ярата. Шулай булмаса, Айдар һәрчак чиста, пөхтә итеп киенгән булыр идеме? Кая гына барсалар да, аны үзләреннән калдырмыйлар. Йортта урыны түрдә. Бер авыр сүз әйтмиләр, салкын караш белән карамыйлар аңа якыннары.
Сәгыйтҗан Һадиев «Якты юл» колхозында механизатор булып эшли. Һәр иртә Айдар абыйсы белән бергә эшкә кузгала.Кичен исә гаилә түгәрәк өстәл артына кичке ашка җыела. Анда да Айдарның урыны түрдә. Сәгыйтҗан абый белән Минзәлия апа өй арасында нинди генә эш башкарса да, Айдарны үзләреннән калдырмый. Һәрчак игътибар үзәгендә ул. Үзенә хөрмәт белән караганга күрә Айдар да туганнарын бик ярата. Һадиевлар нигезеннән кеше бер дә өзелми.
- Нәзер әйткән идем. Айдарга атап әйтсәң бигрәк килешә, - ди килүчеләр. Айдар күчтәнәчләрне шатланып кабул итә. Туганнары да килгән һәр кешене якты йөз белән каршы ала.
Сәгыйтҗан абый белән Минзәлия апаның балалары инде башлы-күзле. Илһамиясе Пыжмарада кияүдә, Илгизәре төп йортта яши. Киленнәре Әлфия дә хуҗаларның үзләре кебек бик тырыш һәм уңган булып чыкты. Инде тупырдап ике малайлары үсеп килә. Матур гаилә булып яши Һадиевлар. Төп нигездә күптән түгел яңа йорт җиткерделәр. Тормышларының муллыгы, тигезлеге, әлбәттә, Айдарны хөрмәтләп, кадерләп яшәүдә. Күпләр инвалид туганнарын тәрбияләүдән авырсынган, бер чынаяк кайнар чәен жәлләгән заманда Һадиевларның әлеге гамәле гыйбрәт булырлык. Кайберәүләр «туганы бит, тәрбияләргә тиеш», дип сүзләремә каршы чыгар.
Сүз дә юк, шулай. Ә бит инвалид кешене (бигрәк тә акыл ягыннан зәгыйфьләрне) тәрбияләү, көйләү җиңелләрдән түгел. Тик Сәгыйтҗан абый да, Минзәлия апа да язмышның бу сынавын авырсынмый үз җилкәләрендә күтәрә. Аларның һәрбарчасына зур сабырлык, сәламәтлек юлдаш булсын. Кылган яхшылыклары үзләренә меңе белән кайтып, тыныч тормыш, имин елларда яшәргә язсын.
Рәсемдә: бөтен гаилә бергә җыелып утырудан да рәхәт мизгелләр бармы икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250