Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Әйбәт кенә эшләп киткән идек тә, ябарга туры килә», - ди эшмәкәр Фәнис Галимҗанов

Элекке данлыклы «Оста» ширкәте территориясендә соңгы елларда яңа хуҗалар пәйда булды.

Һәм үзгәртеп корулар башланды.
- Бөтен биналарны үзгәрттек, яңарттык, үзебезгә уңайлы итеп сүтеп кордык,- ди яңа хуҗаларның берсе Фәнис Галимҗанов. - Без Рамил Фәйзуллин белән бергә эшлибез. Кировтан, диләнкә алып, урман кисеп, агачны алып кайтып, биредә эшкәртеп, күп төрле әйбер ясыйбыз. Борыслардан, гади такта-сайгаклардан алып, евровагонкаларга кадәр. Продукциябез сатылмый дип зарлана алмыйм.
Биш-алты ел эчендә үзебезнең клиентлар барлыкка килде инде. «Водстрой», «МДСУ» кебек оешмалар белән дә эшлибез, аерым сатып алучыларга да хезмәт күрсәтәбез. Илтеп тә бирәбез, килеп тә алалар. Күпме кредитлар алып, бик зур планнар белән тотынган идек тә, эшләргә бик авыр, рентабельлелек юк. Бәяне арттырсаң, алучы кими. Ә башкача нишләргә: хезмәт хакыннан тыш салымын, утка-газга, башка чыгымнарын түләргә кирәк.
Башкасын әйтмим, эшләргә кеше табып булмый. Урман кисәргә бригада таба алмагач, кайда кировлыларны яллыйбыз, кайда үзебез кисәбез. Өч пилорамчы, ике каравылчы гына бар безнең. Калганын үзебез эшлибез.
- Ничек инде эшләргә кеше бумасын? Ничә карасаң да, Балтачта эш урыннары юк, дип зарланышабыз бит, - минәйтәм.
- Юк шул, юк. Монда килеп эшләгәнче, биржага баса да, өендә мал-туар асрап, рәхәтләнеп яши ул, - ди Фәнис.
Баксаң, үзең җитештергәнгә караганда, әзерне алып кайтып сату күпкә файдалырак, табышлырак икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250