Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйдә, диктант язабызмы?

«Татарча диктант» акциясе Балтачта яшәүчеләр өчен - Балтач урта мәктәбендә, Балтач гимназиясендә, Балтач район үзәк китапханәсендә; Балтач районы авылларында яшәүчеләр өчен 20 мәктәптә узачак.

2019 елның 19 октябрендә татар дөньясында «Татарча диктант» акциясе уздыра.

Акциянең максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, филологларны һәм татар теле укытучыларын популярлаштыру.

Шуны искә төшереп үтәсе килә, бүгенге көннәрдә «Татарча диктант» акциясе Татарстан Республикасы, Россия һәм чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезне берләштерә торган проектларның берсе. 2018 нче елда ул өченче тапкыр үткәрелде. Акция 28 илдә һәм Россиянең 40 тан артык төбәгендә яшәүче милләттәшләребез катнашында узды. Татарстан Республикасының барлык районнары һәм Казан шәһәренең югары уку йортлары әлеге чарага киң аудиторияне җәлеп итәр өчен күп көч куйдылар. Нәтиҗәдә «Татарча диктант» аудиториясе 5 тапкыр артты һәм 10 меңнән артык катнашучы җәлеп итте.

Игътибар!

«Татарча диктант» акциясе Балтачта яшәүчеләр өчен - Балтач урта мәктәбендә, Балтач гимназиясендә, Балтач район үзәк китапханәсендә; Балтач районы авылларында яшәүчеләр өчен 20 мәктәптә узачак.

Әдәби татар теле буенча пунктуацион, орфографик һәм грамматик белемнәрен тикшерергә теләгән һәр кеше акциядә катнаша ала.

Гузель Шафигуллина

Фото: baltasi.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Татарча диктант