Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйдаман

Галина Денисовна Петрова - Кече Лызи урта мәктәбенең талантлы педагог-оештыручысы. 3 сентябрьдә ул үзенең 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Галина Денисовна мәктәптә генә түгел, район педагог-оештыручылары арасында да алдынгылардан санала. Дус-тату, бердәм балалар коллективы туплау өчен үзенең бөтен көчен, тырышлыгын куя, әти-әниләр белән тыгыз элемтәдә тора.
Эшкә карата җылы мөнәсәбәт, көчле энергия, тирәнтен белем - Галина Денисовнаны бәяли торган төп сыйфатлар. Ул шулкадәрле намуслы кеше, мәктәп эше өчен җан атып тора, ирешелгән кадәре белән генә чикләнми, үз-үзенә һәм дә башкаларга карата таләпчәнлекне тагын да арттыра. Аның уңышларының сере - үз эшен, балаларны ихластан яратуыннан, хезмәт сөючәнлегеннән гыйбарәт. Оештыру таланты аңа тумыштан ук бирелгән, диярсең. Галина Денисовна гел яңалык эзләүдә, һәрбер чараны үткәрүгә бик җиңелдән һәм шул ук вакытта зур җаваплылык хисе белән алына. Балаларның иҗади сәләтен үстерү өстендә даими эшли. Куйган максатына ирешә белә. Ул тәрбияләгән балалар район, республика, Рәсәй конкурсларында үзе белән бергә катнаша һәм призлы урыннар яулый. Галина Денисовна «Росинка» һәм «Радуга» исемле удмурт ансамбльләрен җитәкли. Әлеге ансамбльләр «Созвездие - Йолдызлык», «Ватан» фестивальләрендә, «Идел-Урал арасы» конкурсларында күп мәртәбәләр дипломант булды. Озак еллар мәгариф системасында эшләү дәверендә ул Балтач ЮХИДИ бүлеге белән актив хезмәттәшлек итә. Юл йөрү хәрәкәте кагыйдәләре профилактикасы буенча балалар иминлеген кайгыртып, инспекторлар белән берлектә төрле чаралар, акцияләр, очрашулар үткәрә. Менә берничә ел инде ул «ЮХИДИнең яшь дуслары» дигән түгәрәк алып бара. Аның җитәкчелегендә «яшь инспекторлар» «Иминлек тәгәрмәче» дигән район конкурсында 2009 елдан бирле, менә дүртенче елын инде призлы урыннан төшми.
Озак еллар иҗади эшчәнлеге өчен Галина Денисовна район хакимиятенең, мәгариф идарәсенең Мактау таныклыклары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. 2005нче елда Мәскәүдәге балалар оешмасы Федерациясенең Мактау таныклыгына лаек булды. 2006нчы елдан аңа Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгының дипломнары, шулай ук әлеге министрлыкның экологик-биология методик үзәгенең Мактау таныклыгы, 2008нче елда Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының мәдәният һәм кинематография буенча федераль агентлыгы Дипломы тапшырылды. Соңгы елларда да үз эше буенча Мактау таныклыклары, дипломнар күп алды ул. Галина Петровнаны юбилее белән ихластан тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, озын гомер телибез. Иҗат рухыгыз мәңге сүнмәсен, талантыгыз югалмасын!
Кече Лызи мәктәбе коллективы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250