Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Йөрәгем тулы әрнү - «әти» дип әйтергә насыйп булмады

Мин әти сугышка киткәндә 1 яшьлек булып калганмын, 4 ятим үстек, әтине хәтерләмим, «әти» дип әйтергә насыйп булмады.

Озакламый тагын 9 май - Җиңү бәйрәме җитә. Мин аңа бер дә шатланмыйм. Йөрәгем тулы әрнү, кимсетелү, күз яше белән каршы алам. Телевизорны да ачмыйм. Чөнки анда сугыштан сау- сәламәт кайтып, дәрәҗәле урыннарда эшләп үзләрен бөтен кешедән өстен санаган «ветераннар» утыра. Әтиләре сугыш кырында ятып калган, әти йөзен күрмәгән, әти сүзен әйтергә тилмергән, ятим үскән балаларга аларны карау бик авыр. Безнең хәлне аңларга, безгә ярдәм итәргә теләгән чиновниклар, депутатлар юк диярлек. Ярый әле Хафиз Миргалимов (КПРФ фракциясе) әйтеп карый. Аңа да колак салучы юк. Мин депутатларның сессияләрен, «Канун. Парламент. Җәмгыять» дигән тапшыруларны карарга тырышам. Бер тапшыруда Хафиз Миргалимовның: «Сугыш чоры балаларына әз булса да ярдәм, льготалар эшләргә кирәк», - дигән тәкъдименә, бер депутат (фамилиясен оныттым, «Единая Россия» фракциясеннән) «Сугыш чоры балаларының күбесенең инвалидлык группасы, кайсыларының «Ветеран труда» дигән белешмәсе бар, димәк, аларның күбесенең льготасы бар» диде. Группаны ничек инде ятимнәргә ярдәм документы дип карап булсын. Ул депутат сугыш чоры балаларының ничек инвалид калганын аңламый микәнни?! Җылы кабинетта талашып утырып, я булмаса хәзерге шикелле акчага сатып алынган инвалидлык түгел бит ул. Кар да эреп бетмәстән, карлы-бозлы басудан яланаяк черек бәрәңге эзләп, аякка чабата киеп көне буе юеш аяк киеме белән яшүсмер бала чактан колхозда 1 таякка эшләп алынган инвалидлык ич. Безнең сугыштан соңгы елларда ничек яшәгәнне, нәрсә ашаганны, нинди кием киеп үскәнне ул депутатлар белмиләр дә, белергә дә теләмиләр. Шуңа күрә үзләре өчен җиңел законнар чыгарып утыралар. Безнең алган 6-7 мең пенсия коммунальныйның төпсез кое күк түләүләренә кереп бетә. Шулай да өметсез шайтан ди. Чиновниклардан, депутатлардан бу җиңү бәйрәменә сугыш чоры балаларына нинди дә булса ярдәм күрсәтерләр дигән өметтә калабыз.
Фото: http://politicon1.at.ua/forum/34-2201-1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250