Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Әйтер сүзегез булса...

«Өлкәннәр көне уңаеннан, авыл клубында Рәисә һәм Фарук Нәкыйповлар белән Язилә һәм Зөфәр Фазылҗановларның 60 ел бергә гомер итүләренә багышланган бриллиант туй кичәсе булды.

Җанга рәхәтлек, рухи байлык бирә торган тамаша булды бу. Кичәне сүзгә оста, әдәби телгә бай Фәһимә Зәкиева алып барды, үзе иҗат иткән шигырьләре белән дә баетты. Ә Фәнис Ибраһимов музыкаль бизәлеш өстәде. Авылыбызның «атка­занган артистлары» - Фәйрүзә Зәкиева белән Фаяз Габделхаков исә юбилярлар хөрмәтенә иң матур җырларны башкардылар. Җәмгыятебез җитәкчесе Раиф Хәкимов та гомерләрен хезмәткә багышлаган әлеге күркәм гаиләләргә карата җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен ирештерде. Ә шулай да иң күңелле мизгелләрне газиз балалары, сөеп туймас оныклары бүләк иткәндер. Һәр ике гаиләдә дә бишәр бала, кияү-киленнәр. Алар сәхнә тутырып чыгыш ясаганда залдагы һәр тамашачының күңеле нечкәргәндер, мөгаен», дип элемтәгә керде Шодадан Фәния Идиятова.

«Безнең авылыбызда үткәрелгән Өлкәннәр бәйрәме дә матур хатирәләргә бай булды. Озак еллар клуб мөдирләренең уң кулы, авылыбызның аш-су остасы булган Фәүзия апа Нәбиева бик үзенчәлекле, эчлегенә кабак, йөзем, дөге салынган мантый пешереп сыйла­ды. Бездә өлкәннәр табынга тәм-том, күчтәнәч алып килергә күнеккән. Традицион рәвештә бәрәңге боламыгы да пешерелә. Бу көнне ел да сагынып сөйләрлек, матур итеп үткәрергә тырышалар. Норма авыл җирлеге башлыгы Фәрит Абдрахманов килеп котлауларын иреш­тергәч, бәйрәм табыны тагын да ямьләнеп китте. Клуб мөдире Г.Кәлимуллина төрле бәйгеләр үткәрде, уеннар оештырды. Без әбиләр инде, дип тормадык, «Чабата» биюен дә башкардык. Мәдәният тарихын чагылдырган истәлекле альбомнарда карадык. Көндәлек мәшәкатьләрдән онытылып, ял итеп кайттык», дип хәбәр итте Пүскән авылы өлкәннәре.

Хәбәрләрне Ясминә Шәмсетдинова туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев