Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Юбилярыбыз хөрмәтенә изге теләкләр

Юбилярыбыз хөрмәтенә изге теләкләр

Гарифҗан Мөхәммәтшин, танылган шагыйрь, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе:
- Фәридәнең иҗатын мин беренче башлангыч чорыннан ук яхшы беләм, ул әйбәт шагыйрә, үткен хикәяләр остасы, талантлы журналист. Безнең халыкта йөрәктән чыккан гына йөрәккә ирешә дигән акыллы гыйбарә бар. Аның һәр язганы нәкъ менә йөрәктән чыккан. Мин Фәридәне үз замандашларының, үз якташларының җанын җылытырлык, яктыртырлык, рухландырырлык әсәрләр язучы бәхетле иҗат кешесе дип бәялим, тулы мәгънәдә бик тә бәхетле, мул җимешле иҗат гомере телим.
Рамил Шакиров, Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе:
- Эшләү дәверендә мин Фәридә Шакированың иҗатына гел сокландым. Әңгәмә барышында һәрбер мәгълүматны йотып, хәтеренә сеңдереп баруына һәм шуны ак кәгазь битендә образлы, тулырак итеп гәүдәләндерә алу осталыгына таң калам. Кешелекле тәкъдимнәре, ихлас киңәшләре өчен чын күңелдән рәхмәтлемен мин аңарга. Ул район сулышы белән яшәүче, халкының шатлык-куанычлары, борчу-мәшәкатьләре белән вакытында уртаклашучы, проблемаларны уртага салып хәл итүне кулай күрүче үткен каләм иясе, күренекле иҗат кешесе. Фәридә апа гаҗәеп гаилә җанлы кеше, тормыш белән иҗатны бергә бәйләп алып баруы аның тынгысыз җанын, күркәм холкын бизи генә. Бәхетле, матур тормыш телим үзенә. Вакыйф Зәкиев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
- Фәридә ханымны тормышка гашыйк иҗат кешесе, һәркемгә ярдәм итәргә тырышучы хезмәттәшебез итеп күрәбез. Һәрбер вакыйгага үз карашы, төпле фикере, инанылган-инандырырлык җитди дәлилләре бар. Авыр чаклары да, якты мизгелләре дә иҗатында көзгедәй чагылыш таба, әсәрләрен үзенең фидакарь җаны аша үткәреп язганга күрә, аны халык ярата, үз итә, иҗатын күңел биреп, ошатып укый.
Розалия Хәйруллина, район Советының җирле үзидарә органнары белән эшләү бүлеге мөдире:
- Фәридә Шакирова белән аралаша башлавым 1996 елларга барып тоташа. Нәкъ шул елны районда социаль яклау бүлеге оешты. Фәридә ханымның район архивында эшләгән еллары. Бүлекнең тәүге җитәкчесе буларак, миңа архивка документлар эзләп еш мөрәҗәгать итәргә туры килде. Шулчакта мин Фәридә апаның ихлас һәм җитди ярдәмен тойдым. Ул безнең эшчәнлегебезне матбугатта даими яктыртып, халык арасында абруебызны күтәрергә булышты. Үзара хезмәттәшлек безне якынайтты, серләребезне уртак итте. Сыгылырга җиткән чакларда көчле рухлы булып калырга ул өйрәтте. Яшь чагымда мин аның язмаларын, шигырьләрен укып, журналист һәм шагыйрә дип кенә белә идем. Хәзер исә, якыннан аралашып торганлыктан, үзенчәлекле, көчле характерлы, югалып калмас, әйтер сүзеннән курыкмас шәхес итеп күрәм. Иҗатында уңышлар, сабырлык телим.
Энҗе Закирова, шагыйрә, мәгариф ветераны:
- Фәридә ханымны шәхес буларак аеруча хөрмәт итәм. Үзе гади, үзе тыйнак, сөйләшергә, аралашырга шулкадәрле җайлы кеше. Ә инде иҗатына чын күңелдән мөкиббән калам. Чын публицист, чын прозаик ул. «Хезмәт» газетасы редакциясендә эшләгән елларында акыллы, төпле фикерләре белән гел ярдәм итте. Кечкенә генә иҗатымны зурлап хөрмәт иткәне өчен аңарга бик зур рәхмәтлемен, таза-сау яшәсен, озын гомерле булсын!
Рафис Солтанов, «Бөрбаш» җәмгыяте директоры:
- Гаять тә хөрмәт иткән кешем ул минем Фәридә Шакирова. Җир йөзендә нинди матур сүзләр, изге теләкләр, уңай фикерләр бар - ул шуларның барысына да лаек. Андый көчле, гаилә җанлы, шул ук вакытта иҗат уты белән янучы хатын-кызларыбыз җәмгыятьтә еш очрамый. Иҗат утының мәңге сүнмәвен, күңел көрлеге, бәхетле гомер телим. Рәхмәт Сезгә, Фәридә ханым, Бөрбаш кешеләрен, хезмәт алдынгыларын җөмһүриятебезнең генә түгел, Рәсәйнең дә иҗат мәйданнарында танытканыгыз өчен.
Нурия Лотфуллина, Норма авылыннан, күп еллардан белгән чордашы:
- Фәридә ханымны кайберәүләр туры сүзле, гадел һәм бераз усалрак дип тә танып беләләрдер, ә мин аның эчкерсез, ихлас күңелле булуына сокланам. Ул үзенең соңгы телемен дә ярдәмгә мохтаҗ булганнарга бирергә әзер. Әле тагын бер искиткеч сыйфатын беләм: ул менә дигән бакчачы! Аларның бакча башларында текә яр бар. Шул җирне эшкәртеп, күп хезмәт түгеп гөлбакчага әверелдергәннәр. Бакчаның бер ярусында агач, куаклар, икенче өлешендә яшелчәләр, өченчесендә чәчәкләр үсә. Фәридә ханым иҗат кешесе буларак язмаларын гына түгел, бакчасын да гөлләр итәргә сәләтле.
Зөлфия Шакирова туплады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250