Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югалту ачысы

Ноябрь ае гаиләбезгә бернәрсә белән дә чагыштырып булмаслык югалту алып килде. Кадерле әтиебез Хадиев Рашат Шәмсемөхәммәт улын соңгы юлга озаттык.

Рәхимсез үлем газиз әтиебезне безнең яныбыздан бик тиз арада гына алып китте. Әниебезнең пар канаты, оныкларының яраткан бабасы, безнең яраткан әтиебез, туганнары өчен яраткан абый, энекәш булган әтиебезгә яшисе дә яшисе иде бит әле.
Шушы кайгы-хәсрәтле көннәребездә рухи һәм матди яктан ярдәм күрсәткән туганнарга, күршеләргә, кода-кодагыйларга, дусларга, классташларга, барлык авылдашларга, соңгы юлга әзерләгән олыларга олы рәхмәтебезне белдерәбез. Ходай сезгә кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен, исәнлектә озак яшәгез. Ә әтиебезнең авыр туфрагы җиңел булсын, урыны оҗмахның түрендә булсын иде. Әтиебез, без сине бик юксынабыз, сагынабыз. Шушы язмабыз сиңа дога булып барып ирешсен иде.
Барыгыгызга да олы ихтирам белән әниебез һәм балалары исеменнән кызы Гөлгенә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250