Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Югалтулар бигрәк авыр икән

Һич уйламаганда тормыш иптәшем Ильяз мәрхүм булды, урын өстендә генә ятарга мәҗбүр иткән авыру аны аяктан гына егып калмады, мәңгелеккә арабыздан алып китте.

Хәсрәтгән балалар да, мин дә югалып калдык. Шулчак безгә барлык туганнар, күрше-тирә, хезмәттәшләр ярдәмгә килде. Район үзәк хастаханәсе коллективы­ның, балалар консультациясе бүлегендәге хезмәттәшләрнең, Нормада урнашкан поликлиникада эшләүчеләр­нең, гомумән, коллективның ныклы терәк булуы күземне ачты. Нинди генә ачы хәсрәт килгәндә дә хезмәт коллективының рухи ярдәме бик кирәк икән. Дуслар, авылдашлар, Ильязның, минем дусларым, балаларымның сыйныфташлары, хезмәттәшләре, Норма, Кариле авыл халкы, мәчет картлары, Мапмыж районының Иске Йөрөк, Яңа Йөрек авылларында яшәүче туганнарыбыз, танышларыбыз... - хәлебезгә кермәгән, кайгыбызны уртаклаш­маган тагын кемнәр калды икән?! Рәхмәт сезгә, барыгызга да, гаиләбезне болай ук хөрмәтледер дип уйламаган идем. Машина белән ярдәм иткән, шулай ук матди ярдәм күрсәткән район электр элемтәсе үзәгенә гаять тә зур рәхмәт белдерәсебез килә. Берегезгә дә вакытсыз кара кайгылар килмәсен. Мәңге рәхәт яшәгез. Авырмагыз. Борчу-мәшәкать күрмәгез. Үз яхшылыкларыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын!

Альбина Мөхәммәтшина һәм балалар

Норма авылы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев