Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Заманадан калышмый

«Җәмәгатьчелекнең иң актив звеносы сез. Без сездән үрнәк алып, сезнең киңәш тәкъдимнәрегезгә таянып эш итәргә тиеш», диде ветераннар советы пленумында район башлыгы Марат Зарипов.

Ике сәгать ярымга сузылган очрашу күп кенә чыгышлар, фикер алышулар, сорау-җавап формасында кара-каршы аралашудан гыйбарәт иде. Район ветераннар советы рәисе Дамир Габдрахманов иң элек 2011нче елда булган вакыйгаларга, төгәлрәге ветераннар тормышына «сәяхәт ясап», һәр ситуациянең уңай һәм тискәре якларын ачып бирде. Ветераннарны борчыган мәсьәләләргә аерым тукталды. Хезмәт ветераны таныклыгы алу буенча да күләмле генә сөйләшү булды. Баксаң, элек 230 райондашыбызга «Хезмәт ветераны» белешмәсе бирелгән булган. Бүгенге көндә аларны таныклыкка алыштыру бара. Шуларга өстәп янәдән 10 кешегә таныклык тапшырылган, 43 ветераннан гариза кергән.
Пленумда шулай ук җирлекләрдәге ветераннар советының эшчәнлекләре хакында да сөйләшенде. Үзләре инициатива белдереп, күләмле эшләр башкаручы өлкәннәребез янәшәсендә бармакка бармак та сукмаучылар шактый икән. «Ә ни өчен аларны рәис итеп тотарга? Эшләмәсәләр, алыштырырга», дигән үтә коры фикер җиткерде Дамир Габдрахманов. «Әгәр сезне җыелышларга, очрашуларга чакырмыйлар икән, үзегез барыгыз, үзегез инициатива белдерегез», дип тә өстәде.
Җирлекләрдәге патриотик тәрбиянең аксавы да көн кадагына куелды. Һәйкәлләрнең мескен хәлдә булуына йөрәк сыкрый. Дәүләт бер тиен дә ярдәм күрсәтми дип мескенләнергә кирәкми. Хәйрия оештырырга яки чыгымнарны киметү хисабына төзекләндерергә кирәк. Исән чакта Бөек Ватан сугышы ветераннары белән яшь буынны очраштыру, бер-береңә хөрмәт белән карарга өйрәтүгә дә салкын карарга ярамый. Матур традициягә әверелгән ветераннарга йорт тапшыру тантанасында күп кенә җирлекләрдә ветераннар советы рәисләренең катнашмавы бер дә күркәм күренеш түгел. Очрашуда яңгыраган әлеге тәнкыйть сүзләре ветераннар советы рәисләренә генә түгел, ә аларны озата килгән җирлек җитәкчеләренә дә атап яңгырады. Чөнки әлеге даирә кешеләре үзара тыгыз элемтәдә торып эш итә. Шеңшеңәр, Норма җирлекләре үз эшләренең мактаулылары булып, башкаларга үрнәк итеп күрсәтелде.
Бүгенге көндә 100 ветераныбыз компьютер серләренә төшенү белән мәшгуль икән. Ә менә Норма һөнәр лицее үзендә эшләп лаеклы ялга чыккан тагын 10 өлкәнебезгә шушы юнәлештә белем бирә. Компьютерда эшләү серләренә төшенергә теләүче өлкән буын кешеләре моның белән генә чикләнми. Киләчәктә дә мондый укулар булыр, өлкәннәребез һичшиксез сертификат алыр, дип ышандырды район җитәкчеләре. Өлкәннәрне борчыган хастаханә, табибларның хезмәт күрсәтү сыйфаты да уртага салып сөйләшенде. Күп кенә сорауларга төгәл җавап алынса да, кайбер участок табибларының пациентлары күп булу сәбәпле, һәр инвалид янына бара алмаулары кебек проблемалар ачык кала бирде.
Пленумга мәртәбәле кунак буларак чакырылган республика ветераннар советы президиумы әгъзасы, төньяк районнарының ветераннар советы кураторы Мияссар Мансуров безнең җирлектәге өлкәннәр тормышына югары бәя биреп, киләчәктә дә матур эшчәнлек алып барырга өндәде. Район башлыгының изге теләкләрен дә ветераннарыбыз җылы кабул иттеләр.

Рәсемдә: чараның мәртәбәле кунаклары янәшәсендә төньяк районнарның ветераннар советы кураторы Мияссар Мансур улы Мансуров (уңнан икенче).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250