Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Земфира Бариева: «Бабам – минем горурлыгым».

Тиздән Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел. Шул уңайдан мин дәү әтиемнең әтисе - бабам Гариф Мөхәммәт улы Галиев турында язарга булдым.

Бабам 1924нче елның 15нче августында Норма авылында дөньяга килә. Кечкенәдән җитез, тырыш, уңган малай була. 1942нче елда Бөек Ватан сугышына китә. Ул анда артеллирияче, пулеметчик булып хезмәт итә. 1945нче елда җиңү яулап, күп җәрәхәтләр алып, туган ягына кайтам дигәндә, япон сугышына алып китәләр үзен.
Сугышта батырлыклары өчен бик күп медальләр, мактау таныклыклары белән бүләкләнә. Дәһшәтле сугыш бабамны көчле, кыю булырга, кешеләрне хөрмәт итәргә, авырлыклар алдында тез чүкмәскә, кыенлыкларны җиңә белергә өйрәтә.
Сугыштан соң 1950нче елда бабам Норма авылының иң чибәрләренең берсе булган - Зөлхәбирә Рамазан кызы белән тормыш корып җибәрә. Кулга-кул тотынышып, бер-берсен хөрмәт итеп, 21 ел бергә гомер кичерәләр. Тик бабамның гына гомере бик кыска була. Зөлхәбирә әбием итәк тулы берсеннән-берсе кечкенә 8 бала белән тол кала.
Әбиемә бик авыр булса да, авырлыкларга бирешмичә, балаларын үстереп, олы тормыш юлына озатып, бүгенге көндә 27 онык, 27 оныкчык арасында иң кадерле дәү әниебез булып зур хөрмәт белән яши. Мин бабамны фотосурәтләрдән генә күреп белсәм дә, әбием сөйләгәннәрдән аның турында бик күп истәлекләр дә беләм. Ул авылыбызның дәрәҗәле кешесе, әбиемә, балаларына, туганнарына чын терәк булган. Мин бабам белән чын күңелемнән горурланам. Шуңа күрә мин чын күңелемнән дөньялар тыныч булсын, илебезнең чикләре бозылмасын, безгә сугышлар күрергә язмасын, балалар ятим калмасын, дип телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250