Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үзеңне дә, малыңны да сакла

Алтай өлкәсендә түләмә авыруы барлыкка килү зур хафага салды.

Әлеге авыруның төп чыганаклары булып йорт хайваннары (дуңгыз, сыер, ат, сарык, кәҗә) тора. Шулай ук авыруның таралуына түләмәдән үлгән хайваннар ташланган үләт базы янында йөргән терлекләр дә сәбәпче.
Түләмә авыруы терлек организмына зарарланган туфракта үскән үлән аша эләгергә мөмкин. Ә кешегә вирус аша түгел, зарарланган терлек ите ашап, туфрактан, судан йога. Инкубация чоры берничә сәгатьтән 7 көнгә кадәр дәвам итә. Кешенең дә, хайванның да тән температурасы 40 градуска кадәр күтәрелә. Тән тиресендә җәрәхәтләр барлыкка килә. Үпкә һәм эчәкләр ялкынсына.
Безнең районда түләмә авыруы 1978нче елда Курмала авылында шәхси хуҗалыкта теркәлгән. Районда барлыгы 42 түләмәдән үлгән терлекләрне күмә торган җир бар. Алар барысы да бетон коймалар белән киртәләп, терлек үтеп кермәслек итеп әйләндереп алынган. Кисәтүче аншлаглар куелган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250